erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада да электрон пропуск алып була

Татарстанда гамәлгә кертелгән электрон пропускны Арчада да алып була.

Татар тотып карамый ышанмый, дигән мәкаль бар бит. Без дә бүген гамәлгә кергән электрон пропуск алуны сынап карарга булдык. Һәм бик җайлы гына аны телефоныбызга алуга ирештек. Фәкать соралган мәгълүматны 2590 номерына СМС итеп җибәрергә генә кирәк.

Шуны тутырып җибәргәч, сезгә мондый СМС киләчәк :

Үзегезнең өйдән чыгу максатының номерын , мәсәлән Цель 7 , дип язып саласы гына кала. Сезгә электрон пропуск ролен үтәүче мондый СМС киләчәк. Анда сезнең шәхси мәгълүматларыгыз,ни өчен өйдән чыгуыгыз һәм сезгә күпме вакыт бирелгәнлеге күрсәтеләчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

(Без монда үзебезнең шәхси мәгълүматыбызны кисеп алдык) Урамда туктатып тикшерүчеләргә сез телефоныгыздагы шушы СМСны күрсәтә аласыз. Паспортыгызны алырга да онытмагыз. Юкса штраф салырга мөмкиннәр. Иртәгедән аның күләме шактый булачак.

 

Шунысын да искәртик: кайбер очракларда бу пропускның кирәге дә юк. Моның тәртибен сайтыбызда бик җентекләп аңлаттык.

Электрон пропусктан зарурлык булганда сез дә файдалана аласыз. Мондый мөмкинлек әлегә безнең Татарстанда гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X