erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада 10 кешелек караклар бандасы тоткарланды

Алар үзләренә үзләре гомерлек җәза бирде инде.

Түбән Мәтәскәдәге крестьян-фермер хуҗалыгын бер айда ике тапкыр басканнар. Беренчесе 17 апрельдә. Тимер-томыр, трактор запчастьларын алып чыгып киткәннәр. Ошап киткән, күрәсең, 22 апрель көнне кабат кайтканнар. Бу юлы барлык инструментларны, эретеп ябыштыру аппаратын һәм башка әйберләрне алганнар. Барлыгы 100 мең сумнан артык суммага зыян салганнар.

– 24 көнне тагын шул якка юл алганнар. Бу юлы инде икенче хуҗалыкны басарга. Тик Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре яныннан җайлы гына үтеп китә алмаганнар. Каракларны бүлекнең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән бергә эшләгән вакытта юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре җинаять эшләү юлында тоткарлаган. Шикле күренгән “Газель” машинасын туктатканнар һәм эзенә үк басканнар,  – диде Арча эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе начальнигы Рәис Каюмов.

Караклар 10 кеше булган. Барысы да 18-19 яшьлекләр. Казаннан. Икесе инде хөкем ителгән кеше булган, калганнары студентлар. Араларында безнең районнан да бер кеше бар. Анысы карап йөреп, кайда нәрсә урларга мөмкин булуын күрсәтеп торучы.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Караклар барысы да үз җинаятьләрен таныдылар, үкенүләре турында белдерделәр, – диде Рәис Каюмов. – Күрәсең, караклык белән беренче генә шөгыльләнүләре түгел. Казанда  арендага алып бер склад тотканнар. Урланган әйберләрне шунда алып килеп, сүтеп, кисеп тимер-томырга тапшырганнар, я булмаса, ачыктан-ачык сатканнар. Алар читкә чыгып китмәскә, дип кул куеп, иреккә җибәрелде. Китергән зыянны да түлиселәре бар бит. Каракларга карата җинаять эше кузгатылды. Нинди җәза бирәсен суд караячак.

Нинди генә җәза булмасын, төрмәме, шартлы рәвештә җәза үтәүме, анысын суд хәл итә. Әмма алар үзләренә үзләре гомерлек җәза бирде инде. Мондый характеристика белән киләчәктә эшкә урнашуы да бик кыен булачак. Ә аларның бар да алда әле.

Гөлсинә Зәкиева 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X