erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада 100ләп көрәшче бил алышты

Үткән шимбәдә “Арча” спорт комплексы көрәшчеләр белән шау итеп торды

Көрәшне карарга килүчеләр дә шактый иде. Чөнки бу көнне зурлар арасында район башлыгы призына бил алыштылар. 100дән артык көрәшче катнашты.

Көрәш ике келәмдә барды. Ярышларны Казаннан кайткан халыкара категорияле судья, Россия чемпионы Рәфкать Җәләев (Айван авылыннан), “Татарстан яшьләре” газетасы баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гафиятов хөкем итте. Район башлыгы Илшат Нуриев көрәш барышын башыннан ахырына кадәр карады. Республикада Арча көрәшчеләре рейтинг буенча 2020 елда 2нче урында. Бу сөенечле хәбәрне район башлыгы Илшат Нуриев әйтте.

Ярышлар башланганчы Илшат Нуриев 2020 елда уңышка ирешкән көрәшчеләр, тренерларга бүләкләр тапшырды. Алар: 2020 елның февралендә Мамадышта “Сабантуй” журналы призына үткәрелгән көрәш  ярышында призлы урыннарны алган яшь көрәшчеләр Динияр Моратов – 2 урын, Ралиф Сәләхетдинов, Салават Абдеев – 3нче урын (тренер Фәнил Һидиятуллин), Ранил Хәйретдинов, Нияз Шакиров – 3нче урын (тренер Марат Сәлахов). “Татарстан яшьләре” газетасы призына үткәрелгән республика беренчелегендә (март 2020 ел) 3нче урын яулаган  Айдар Мөхәрләмов,  республикада 1нче урын, Россия беренчелегендә 3нче урын яулаган Рәниф Нурисламов (тренерлары Марат Әхмәдиев һәм Фәнис Зарипов).

25-26 декабрьдә Казанда Татарстан чемпионатында районның җыелма командасы 2нче урынны алды. Командада Рамил Хәсәнов, Рамил Хәкимҗанов,  Фәнгиз Мәннанов,  Дамир Әһлиуллин, Илшат Фазылҗанов, Фаяз Зарипов, Нәсим Габидуллин, Руслан Абдуллин, Илнур Зәйнуллин, Альберт Ситдыйков көрәште. Тренерлары: Илшат Һидиятов, Фәнис Зарипов, көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңгы елларда “Арча” спорт мәктәбенең көрәш тренерлары арасында рейтинг үткәрелә. 2019-2020 уку елы нәтиҗәләре буенча 1нче урынга Марат Сәлахов ия булды. Марат Радик улы Шушмабаш, Ашытбаш, Яңа Кырлай мәктәпләрендә, Арча-ның 5нче гимназиясендә көрәш алып бара. 2нче урында Фәнил Һидиятуллин. Ул Арчаның 6нчы номерлы мәктәбендә эшли. 3нче урында “Арча” спорт комплексында тренер Фәнис Зарипов.

Көрәш олимпия ысулы белән үтте, җиңелгәннәр төшеп кала барды. Лесхоздагы агросәнәгать көллияте (җитәкчесе Зөлфәт Дәү-ләтбаев) көрәшчеләре махсус киемнәр белән килгән иде. Футболкалары әллә кайдан кычкырып тора. Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова: “30 көрәшче белән килдек без. Әллә каян күренеп торган кием җитми, – дип карап торды. – Югыйсә, кыйммәт тә түгел, футболкага яздырып алу 100 сум тора!” Берсеннән-берсе оста көрәшчеләрнең бил алышканын карый-карый вакыт бик тиз үтте. Көрәшчеләр Апаз, Наласа, “Ак барс” агрокомплексы”, “Казанбаш”, Арча педагогика көллияте, Арча агросәнәгать көллияте, Арча гуманитар-техник техникум, Иске Чүриле, Өчиле, Иске Кишет һ.б. авыллардан бар иде. Яшь тренерлар үзләре дә көрәште.

Ярышта менә кемнәр җиңде: Иске Чүриледән Рамил Хәсәнов (60 кг), Наласадан Рамил Хәкимҗанов (65 кг), Югары Мәтәскәдән Фәнгиз Мәннанов (70 кг), Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов (75 кг), Наласадан Дамир Әһлиуллин (80 кг), Фаяз Зарипов (85 кг), Иске Масрадан Нәсим Габидуллин (90 кг), Апаздан Рөстәм Сибгатуллин (100 кг), Күпербаштан Илшат Һидиятов (130 кг), Арчадан Илнур Зәйнуллин (130 кг.нан югары). Ярышлар 130 килограммнан югары үлчәүдәгеләр арасында Илнур Зәйнуллин җиңүе белән тәмамланды. “15 ел шөгыльләнәм, – дип сөйләде ул. – 30 яшьтә. Тренерым – Фәнис Зарипов. Татарстанда, Россиядә урыннар алган бар. Арчаның 1нче мәктәбендә укыдым”. Казанбаштан 80 килограммда 2нче урынны алган Азат Гасыймов: “35 яшь тулды, – дип сөйләде. – 7нче сыйныфтан көрәшәм”. Район башлыгы Илшат Нуриев җиңүчеләрне үзе котлады, бүләкләр тапшырды. Алда республика ярышлары көтә. Уңышлар!

...Залда гармун тавышы ишетелде. 1нче урынны алган наласалар! Көрәш батыры Фаяз Зарипов гармун уйный, калганнар җырлый: Эх, Наласа, Наласа... Сабантуемыни!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X