Реклама
Бүген Арчаның Җиңү паркында "Җиңү вальсы " дип исемләнгән чара узды.
Моннан 75 ел элек Мәскәүдә Җиңү парады узган. Быел коронавирус пандемиясе Җиңү парадын 9 майда уздыруга киртә куйды.
24 июньдә парадлар Россиянен күп шәһәрендә узды. Арчада әлеге көн отставкадагы хәрбиләр тарафыннан Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән башланып китте . Кичке якта шәһәрдәшләргә район мәдәният идарәсенең һәвәскәрләре Бөек Җиңү кайтавазын чагылдырган чыгышлардан торган концерт бүләк итте.
Әлеге истәлекле көннең шатлыклы мизгелләрен уртаклашырга район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова да килгән иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз