erid:2VtzquqpS7d
Арчада белгечләр өчен практик дәресләр үтте
Арча яңалыклары

Арчада белгечләр өчен практик дәресләр үтте

28 ноябрьдә Казан Дәүләт ветеринария академиясендә курсларда укучы терлекчелек белгечләре өчен Арчада практик дәресләр үтте. Алар башта район ветеринария берләшмәсендә булдылар, аннан “Казанка” хуҗалыгының Күпербаш фермасында УЗИ аппараты ярдәмендә сыерларның буазлыгын тикшерү буенча өйрәнү үттеләр.

– Шушы мөмкинлектән файдаланып без үзебезнең хуҗалыкларның да зоотехникларын, ясалма орлыкландыру техникларын чакырдык, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев