– Быел шәхси хуҗалыкларда бәрәңге уңышы яхшы булды, аны терлекләргә дөрес итеп ашата белергә кирәк, – дип редакциягә килеп керде Татарстанның атказанган ветеринария хезмәткәре Мөхәммәт Шәрәфиев. – Азык чөгендере, кабакны күпләп үстерүчеләр дә бар. Миңа әлеге азыкларны күпме, ничек итеп ашатырга, туклыклылыгы ничек дигән сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.