erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада ”Корпус “Чиста сайлаулар өчен” Бөтенроссия җәмәгатьчелек хәрәкәте башкарма комитеты җитәкчесе Алена Булгакова

Әйтергә кирәк, безнең тарафтан гадәттән тыш хәл күзәтелмәде.

Игътибар итсәгез, быел референдумда һәр участокта читтән килгән күзәтүчеләр катнаша.  Арчада ”Корпус “Чиста сайлаулар өчен” Бөтенроссия җәмәгатьчелек хәрәкәте башкарма комитеты җитәкчесе Алена Булгакова да булып китте. Аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

 -- Алена Валерьевна, күзәтүчеләр корпусы эше турында берничә сүз әйтеп китсәгез иде.

-- Безнең практика әле яңа. 2012 елда гына оештык. Без сайлауларда, референдумнарда катнашабыз, урыннарга чыгып тикшерәбез. Шуларның берсе бүген Татарстанда үткәрелүче үзара салым буенча референдум. Сезгә кадәр Мамадыш районында булдык. Халык белән дә аралашырга туры килде. Әйтергә кирәк, безнең тарафтан гадәттән тыш хәл күзәтелмәде. Безнең активистлар алдагы елларда да референдумнарда катнаштылар, ул практикага уңай бәя бирделәр һәм аларның чыннан да инфраструктураны яхшырту өчен кирәклеген, референдумнарның әһәмияте арта баруын билгеләп үттеләр.

-- Читтән килгән кеше буларак, Татарстанда референдум үткәрү идеясына ничек карыйсыз?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-- Эксперт буларак, уңай бәялим. Актив катнашалар, күбесе балалары белән килә. Бу үзе уңай үрнәк. Башкарылган эшләрнең үзләре өчен икәнен халык күрә, аңлый. Юллар салына, балалар мәйданчыклары төзелә һәм башкалар. Референдумнар үткәрү практикасы бер сездә генә түгел. Чечняда да, Волгаградта да, Себер дә булды. Дөрес, үзара салым буенча түгел. Шулай да, нинди юнәлештә булуга карамастан, алар халык өчен эшләнә.

-- Бүгенге референдумнан нинди тәэсирләр алдыгыз?

-- Хуҗаларча караш сизелә. Бу юнәлештә Татарстан алда бара. Һәм бу эш районнарның үзләре өчен әһәмиятле. Ул яшьләрне районда калдыру өчен башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X