erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада зона киңәшмәсе булды

16 район вәкилләре, депутатлар катнашкан зона киңәшмәсен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет рәисе урынбасары Камил Нугаев алып барды. 

Арчада булып үткән зона киңәшмәсендә 2020-2022  елларга һәм 2024 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль--икътисади үсеш фаразын һәм Татарстан Республикасының 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 еллардагы бюджет проектын  тикшерделәр. 16 районнан икътисад буенча башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары, финанс органнары җитәкчеләре килде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет рәисе урынбасары Камил Нугаев алып барды.  Иң башта район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова киңәшмәдә катнашучыларны район тормышы белән таныштырды.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Киңәшмә эшен Камил Нугаев ачып җибәрде. Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасарлары Айрат Шәмсиев, Алла Анфимова Татарстан Республикасының алдагы елларга үсеш фаразы, бюджет проекты турында доклад белән чыктылар. Соңыннан фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X