Реклама
Шушы көннәрдә ул редакциягә тагын бер шатлыклы хәбәр алып керде — 6 гыйнвар көнне бәйрәм күчтәнәче — посылка килеп төшкән үзенә. Кайдан дисезме? Әлбәттә, йолдызлар иленнән.
Районда шундый кызыклы шәхес яши. Аның белән аралашкач, хисләр дөньясына күмелеп, күктән, җиһаннан “төшә” алмыйча шактый йөрисең. “Арча” радиосында даими чыгып килүче җиһан серләренә бәйле тапшыру кунагы Хәлил Шәйхнур улы Гайнетдинов ул. Җиһан, космос турында күп кенә язмалар, китаплар авторы, заманында республикадагы данлыклы “Сәләт” лагерена нигез салучыларның берсе.
Шушы көннәрдә ул редакциягә тагын бер шатлыклы хәбәр алып керде — 6 гыйнвар көнне бәйрәм күчтәнәче — посылка килеп төшкән үзенә. Кайдан дисезме? Әлбәттә, йолдызлар иленнән. Ул турыда менә ниләр сөйләде ул:
Сергей Рыжиков бүләк елнамәсенә: "Халиль! Поздравляю с новолетием! Пусть будет больше поводов для радости! С поклоном землякам!", — дип изге теләкләре белән имза салган.
Мин бүләкләр өчен рәхмәт хаты язгач, ул туган ягына, Татарстанга кунакка кайту мөмкин булуы турында да әйтеп язды.
Арча үзәк стадионында Җиһангирлар аллеясы барлыгын район халкы белә. Аллея бер төркем энтузиазистлар белән бергәләп 2016 елның 19 октябрендә, Сергей Рыжиков жиһанга очкан конне ачылды.
Якташыбыз Сергей Рыжиков 1974 елның 19 августында Бөгелмәдә туган, ә Айдар Бикмучев Әлмәт районының Кичүчат авылыннан. Ул космонавтларны " Союз" космик корабында Жиһанга очарга һәм Җиргэ кире кайтырга өйрәтә, инструктор буларак әзерли һәм уңышлы нәтиҗә өчен җавап бирә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз