erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Әти заманыннан алдырабыз”

Газетабызны ел да алдырып, даими укып баручыларыбызның булуы куандыра. Якыннарына бүләк ясап, газетага язылу бүләк итүчеләр тагын да шатландыра. Бигрәк тә өлкән буын өчен бу мөһим, чөнки кулга тотып газета-журнал уку күңел азыгы булып тора аларга

Бер ай элек игълан иткән “Якыныңа бүләк яса: газетага яздыр” акциясе ахырына якынлаша. Кызганыч, акциягә кушылучылар күп түгел. Алар белән газетабыз битләрендә таныштырып барабыз.

Шуларның тагын берсе – Өчиле авылыннан Булат Әкъмәлиев. Булат – Әтнәдә белем алучы студент. Ул үзенең бабайсы Зөфәр Әкъмәлиевны киләсе елның беренче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре” газетасына һәм ул яратып укый торган тагын берничә газетага яздырган. 

“Район газетасын әти заманыннан алдырабыз. Һәр санын укып барам, калдырганым юк. Бу юлы оныгым, бүләк ясап, үзем яздырам, диде. Рәхмәт инде аңа. Әбием белән ике кыз, бер малай тәрбияләп үстердек. Бүгенге көндә җиде оныгым, бер оныкчыгым бар. Кызганыч, әбием генә юк янымда. Улым, киленем, оныкларым белән матур итеп яшибез”, – диде быел 78 яшен тутыручы тугры укучыбыз. Өлкән буынга ихтирам һәм игътибар күрсәтүче шундый яшьләр булганда, киләчәкнең якты буласына шик юк. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ
      Фотода Зөфәр Әкъмәлиев икенче оныгы Эмиль белән.   

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев