erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авылда яшәү өчен ни кирәк?

Биредә хезмәт сөючән, тырыш, эшле һәм ашлы халык яши

Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова:

– Беренчедән – уңайлы йорт, андагы уңайлыклар (су, газ, ут, элемтә), икенчедән – яхшы юллар кирәк. Болар барысы да бар икән, анда яшәүчеләрдә балалар бакчасына, мәктәпкә, кибеткә, медпунктка, эш урынына ихтыяҗ арта. Аннан соң мәдәни чараларга спорт белән шөгыльләнү һәм башка чараларга да ихтыяҗ арта.

Менә шушы шартларның булуы өчен тырышабыз да инде без, мин үземне халкыма матур яшәү рәвеше тудырырга тиешле кеше дип саныйм.

“Наласа авыл җирлеге” муниципаль берәмлегенә Наласа һәм Урта Бирәзә авыллары керә. Җирлекнең Арча шәһәренә якын булуы бер яктан уңайлы булса, икенче яктан яшьләрне авылда калдыру өчен дәүләт программаларыннан файдалану, аларны яшьләргә җиткерү, эш урыннары белән тәэмин итү аеруча мөһим.

Авыл хуҗалыгында – 129, бюджет оешмаларында – 51, башка өлкәләрдә 309 кеше эшли. 327 хуҗалык бар, узган ел алар 308 иде. Барысы 902 кеше яши.

Демографик хәл тотрыклы. 2020 елда 11 бала туды, 13 кеше үлде. Халыкның 48 процентын – ирләр, 52 процентын хатын-кызлар тәшкил итә.

Шәхси хуҗалыкларда 445 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 190ы – сыерлар. 7 хуҗалык кечкенә фермалар төзү программасы буенча 120–200әр мең сум акча алдылар һәм абзарларны яңарттылар. 2020 елда сыер асраучы хуҗалыкларга 669400, атлар өчен – 27000, кәҗәләр өчен – 5000, йорт кошлары өчен 24480 сум субсидия бирелде. Наласада лимонад ясау цехы эшли. Урта Бирәзәдә 2019 елда оешкан “Искра” кооперативы барлык төр итләрне ыслый, казылык, колбасалар ясый. Узган ел Урта Бирәзәдә тагын бер цех ачылды, анда төрле пироглар, чәй ризыклары, токмач, балык ыслыйлар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яшьләрне авылда йортлы итү программасы буенча 17 гаилә йорт салып чыкты. 2019 елда агрофирмада эшләүче 5 белгеч программа буенча өйле булганнар иде. Җир алып йорт салучы яшьләребез дә бик күп. Соңгы 8 елда 42 яңа йорт салынды. Узган ел Наласада – 2, Урта Бирәзәдә 3 йорт салынды, 2 йортка янкорма төзелде. Бер йорт сүтелеп, аның  урынына яңасы салынды.

Җирлекнең ярдәме халыкка төрле киңәшләр бирү, нинди  документлар кирәклеген аңлату, газ, су, ут, элемтә  китертүдән башлана. Нинди сорау белән генә мөрәҗәгать итсәләр дә, безнең хезмәткәрләр тиешле ярдәмне күрсәтергә әзер.

“Игенче” агрофирмасы авылда төп эш урыны булып тора. Районда иң эре хуҗалыкларның берсе ул. Без алар белән аңлашып, ярдәмләшеп эшлибез. Нинди сорау туса да хәл итәргә әзер торалар. Яшьләрне авылда калдыру, яшәү шартларын яхшырту турында бергәләп кайгыртабыз.

Соңгы елларда безнең җирлек районда дәүләт программаларыннан иң күп файдаланучы: 2014 елда Наласада фельдшер-акушерлык пункты төзелде, 2015 елда мәдәният йорты һәм Урта Бирәзәдә фельдшер-акушерлык пункты ныклап төзекләндерелде, 2016 елда Наласа урта мәктәбе ныклап төзекләндерелде, 1850 метр асфальт җәелде. 2017 елда Урта Бирәзәдә электр линияләре яңартылды, яңа яктырткычлар куелды, 3 километр юлга вак таш түшәлде. 2018 елда Урта Бирәзәдә 50 урынлы күп функцияле үзәк төзелде. 2019 елда федераль программа буенча Наласада 300 электр баганасы алыштырылды, 154 яңа лампа куелды. 2020 елда универсаль спорт мәйданчыгы төзелде. 40 урынлы балалар бакчасы төзелде,  Урта Бирәзәдә инде 10 йорты булган яңа урамга газ китерелде.

Үзара салым программасында катнашып 14 километр юл салынды, зиратлар коймалары, капкалары яңартылды. 4 гидрант, мотопомпалар алынды, урам исемнәре рус һәм татар телләрендә язылып алыштырылды. 2 балалар мәйданчыгы булдырылды. Наласада багана утлары барысы да шушы акча исәбенә эшләнде.

Наласа авыл җирлегендә хезмәт сөючән, тырыш, эшле һәм ашлы халык яши. Үз эшләре белән шөгыльләнүчеләр шактый, тимер һәм агач материаллар белән эш итүчеләр, машина төзәтүчеләр бар. Үз эшләрен булдыручылар арта һәм төрле грантлар алалар. Мөмкинлекләребез зур, без эшлим дигән һәр кешегә ярдәм итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X