erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авыллар кунакка йөрешә

Арча районы авылларында урам концертлары гөрлиАрча районы авылларында урам концертлары гөрли

 

 

Пандемия тормышның яшәү рәвешен үзгәртте. Гөрләп барган мәдәният тормышы да чабуыннан тарткандай, яз айларында кинәт туктап калды. Ә соңрак, бераз чикләүләр йомшартылгач, мәдәниятчеләр дә халык белән очрашып, дәртле җырлары белән билгесезлектә яшәүче күңелләрне күтәрергә тырышты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәер, районыбызның һәвәскәрләре режим катгый вакытта да халыкның күңелен күрде — инстаграмда туры эфирда концертлар бирде алар. Ә соңгы вакытта урам концертлары аша аларның үзләрен күреп, тере тавышларын тыңлап кинәнәбез.

“Халыкны мәдәни яктан агарту, күңелләрен ял иттерү өчен авыл җирлекләре арасында урам концертлары башлап җибәрдек, — ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина. — Инде район авыллары белән генә чикләнмичә, онлайн рәвештә районара концертлар да күрсәтә башлыйбыз. Әтнә, Кукмара районнарының сәнгать осталары чыгышын тиздән Инстаграмда район Мәдәният йорты аккаунтында туры эфирда карап булачак. Арча шәһәрендә яшәүчеләр белән дә район үзешчәннәре еш очрашып тора. Июньдә арчалар өчен ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан урам концертлары тәкъдим ителсә, 8 июль көнне Арчаның Гаилә паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан чыгышлар булды”. Ә мәдәният бүлегенә караучы музей, китапханәләр эшчәнлегенә килгәндә, музейлар залга 5 кешедән артык кертә алмыйлар икән. Аңа карап, музейга килмәскә дигән сүз түгел, хезмәткәрләр рәхәтләнеп урам шартларында экскурсия оештыра. Әйтик. “Казан арты” тарих-этнография музеенда шәһәребезнең тарихи, мәдәни урыннары буенча танышуны үз эченә алган маршрут бар. Арча турында күп мәгълүматлы булу, истәлекле урыннарны үз күзең белән күрү өчен менә дигән мөмкинлек! Китапханәләрдә дә халык җыеп чаралар үткәрергә ярамый әлегә. Тик алар да урам чараларында теләп катнаша.  Киләчәктә урамда төрле бәйрәм чаралары оештырырга ниятлиләр. Соңгы вакытта гына китапханәчеләр тарафыннан районда, Яңа Кишет авыл җирлегендә “Җиләкле алан” дигән матур чара узды. Бәйрәм чарасына килгән “Ак калфак”ларны каршы алудагы бәйрәм күренешләрендә Кышкар авыл клубы коллективы да актив булды. “Күңелдә идеяләр бар иде, тик тормышка ашырырга әлегә мөмкинлек юк. Социаль челтәрләрдә авылның үткәненә бәйле элеккеге фотосурәтләр, видеолар белән уртаклашабыз, халык карарга бик ярата, комментарийлар да күп язалар, үзләрендәге фотосурәтләрне тәкъдим итүчеләр дә бар. Әкренләп урам концертларына әзерләнәбез, тиздән безгә дә чират җитә”, — ди мөдир Ләйсән Шәфигуллина. Кышкарлар башка елларда җәй көне дә бәйрәмнәр оештырып, авылдашларын гына түгел, күрше авылларның да күңелен күрә иде. Элеккеге фотолар дигәннән, андый онлайн аралашуны районда барлык мәдәният учаклары диярлек куллана. Инстаграмдагы сәхифәләреннән рәхәтләнеп үткәннәрне карап, сагынып утырырга була. Ә урам концертларына килгәндә, ул  23 июньдә Апазларның Шушмабашка килүе белән башланып китте дә, бүгенге көнгә күп авыллар бер-берсенә кунакка йөрешергә өлгерде. Июльнең алдагы көннәрендә: 21ендә Сикертәнгә Урта Курсалар, 23е Урта Курсага Сеҗе авыл җирлеге үзешчәннәре, 28е Чиканаска Яңа Кишет авыл җирлеге, шул ук көнне Күлтәскә  Күпербашлар, 30ы Иске Кишеткә Яңа Кырлай авыл җирлеге үзешчәннәре авыл халкының күңелен күтәрергә киләчәк. Урам концертлары августта да планлаштырылган. Димәк, көзгә кадәр җырлап-биеп кинәнәсе, рәхәтләнеп тыңлыйсы бар икән әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X