erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Айрат Хәйруллин шәхси мәгълүматларның ешрак коммерция секторыннан алынуын аңлатты.

Цифрлы министрлык башлыгы таныш булмаган телефон номерларыннан саклану чарасын әйтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин таныш булмаган номерлардан килгән шалтыратулардан үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында киңәш бирде. Бу хакта ул Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Мин ышанам, кибеттә дисконтлы картаны рәсмиләштергәндә, сез килешүдә вак хәрефләр белән нәрсә язылганны укымагансыз. Ә анда сез өченче затларга үзегезнең мәгълүматларны тапшырырга рөхсәт бирәсез, дип язылган. Аннары сезнең телефон номерын тагын 10 тапкыр саталар», - диде Хәйруллин һәм бу мәсьәләләрдә мөмкин кадәр пөхтә булырга кирәк дип өстәде.

Шундый ук хәл кулланучылар сайтларда куллану килешүен укымыйча теркәлгәндә күзәтелә.

Хәйруллин сүзләренә караганда, шәхси мәгълүматлар ешрак коммерция секторыннан китә. Министр искәртеп узганча, мәгълүматларны сату яки аларның таралуына юл кую - җинаять эше.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X