erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бакчачылык кибетенә барырга ярыймы?

Арча үзәгендәге бакчачылык әйберләре сатучы кибеткә кердем. Ачык. Ә беркөнне ябык иде.

Якшәмбе көн булгангамы, кеше юк. 

-- Кеше йөриме сезгә? -- дип сорыйм.

-- Бик йөрмиләр шул, чыгып йөрергә курка торганнардыр инде, -- диде хуҗасы.

Якындагы азык--төлек кибетенә барырга яраганын беләбез.

Ә менә бакчачылык кибетенә барырга ярыймы? 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе, диде.

"Күп татарстанлыларның ярдәмче хуҗалыгы бар. Үз участокларында алар үзләрен азык--төлек белән тәэмин итү максатыннан авыл хуҗалыгы продукциясе үстерәләр. Ничек кенә авыр булмасын, әмма бу юнәлешкә ярдәм итәргә кирәк", -- диде Президент.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2020 елның 31 мартында чыккан карарында нинди очракларда махсус рөхсәт алырга кирәкмәгәне хакында язылган. Рөхсәтләрнең берсен әйтеп үтәбез.

-- якындагы урынга товар алырга, хезмәтләрне тормышка ашырырга  барулар чикләнмәгән.

Без бу турыда район прокуроры өлкән ярдәмчесе Радик Хәбибуллин белән дә сөйләштек. 

Бакчачылык кибете якында гына булмаса, Арча үзәгендәге бакчачылык кибетенә барырга ярый. Шулай ук электрон--техника кибетләренә дә кагыла бу.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X