erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бала сатучылар тоткарланган

23 июньдә Мәскәүнең төньяк-көнчыгышындагы фатирда биш кечкенә бала табылган.

Аргун урамындагы фатирда балалар исеменә кытай телендә тутырылган  документлар да табыла. Беренче  мәгълүмат буенча, балигъ булмаганнарның чит илләргә сатуга әзер булулары турында хәбәр ителә.

“Фатирда табылган биш бала хастаханәгә урнаштырылды. Яшьләре: биш көн, бер ай, өч ай, бер һәм ике яшь. Алар янында кытай милләтеннән булган хатын-кыз була. Тагын бер хатын-кыз, мөгаен, бер баланың анасыдыр", - дип хәбәр итә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Ярославская. Социаль хезмәткәрләр һәм хокук саклау органнары хатын-кызларнын шәхесләрен ачыклый. Тикшерү комитеты "Кеше сату"маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Башлангыч мәгълүматларга караганда, балалар суррогат ана хезмәтләрен күрсәткән хатын-кызлар ярдәмендә дөньяга килгәннәр.Фатирдагы ике хатын-кызның да Кытай гражданнары булуы ачыкланды.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/Bala-satuchilarni-totkannar-335901/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X