Красноярскида химия укытучысы Ольга Юмашева экспримент реәвешендә БДИны укучылары белән бергә тапшырып карарга уйлаган.
Биремнәрнең авыр һәм катлаулы булуга аның исе киткән, билгеләнгән вакыт эчендә имтиханны ул чак-чак язып өлгергән. Бу хакта төбәкнең NGS24 бсамасы хәбәр итә.
“Мескен балалар! Кайсыбер биремнәрне мин гомеремдә тәүге тапкыр күрәм. Әлбәттә, логикага таянып, мин нәрсәдер яздым, әмма дөрестерме-юкмы икәнен белмим! Беренче өлешне чишә алдым, әмма икенче өлеше гади түгел шул”, — дип сөйли укытучы.
Педагог сүзләре буенча, ул 100дән ким дигәндә 85 баллга өмет итә.
Юмашева шуны да искәртә, хәзер, укучыларны БДИга әзерләгәндә, ул шәхси тәҗрибәсенә таянып эш итәчәк.
Шулай, дуслар! Ә ул БДИны уйлап чыгарганнар ул биремнәрне үзләре чишеп карады микән әле? 5 сыйныфтан алып БДИ тапшырырга махсус өйрәтмәсәләр, Русия мәктәпләре укучылары аны яза да алмас иде. Килешәсезме?
Нет комментариев