erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балаларына "Ковид" исеме кушканнар

Коронавирус "хөрмәтенә" кушылган бу исем балага уңыш китерер, дип уйлый сабыйның әти-әнисе.

Коронавирус русиялеләр тормышына кыска гына вакыт эчендә шулкадәр нык үтеп керде ки, хәтта яңа туган балаларны да аның “хөрмәтенә” атый башладылар. Бу хәл Кемерово өлкәсенең Новокузнецск шәһәрендә булган, анда яңа туган малайга "Ковид" (COVID) исеме кушканнар.

Баланың әти-әнисе бу исемне оригиналь дип уйлый һәм әлегә кадәр мондый исемнең булмавын билгели. Әлеге пар, "Ковид" исеме көчле энергетикага ия, дип саный. "Бу исем Ваня, Толя, яки Коля түгел. Беркем белән дә бутап булмый", - дип ассызыклый малайның әти-әнисе. Бу исемнең балага тормышында уңыш китерәчәгенә дә ышана алар.

Күптән түгел Алтай краенда туган баланы «Бригада» популяр сериалы геройларының берсе хөрмәтенә "Космос" дип атаганнар иде. Аны актер Дмитрий Дюжев уйнады. ЗАГС хезмәткәрләре баланың ата-анасына мондый исемнең “килешле” түгеллеген аңлатып караса да, гаилә үз теләгеннән кире кайтмаган. Алай гына да түгел, “Космос” исеменең Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта да киң таралуы турында әйткән алар.

Фото: sterlegrad.ru

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Balalarina-Kovid-iseme-kushkannar-204002/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X