http://arskmetall.ru/?erid=LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

Бер очрашу - бер гомер

Иске Кырлай мәктәбендә Арча район үзәк китапханәсе каршындагы "Каурый каләм" исемле иҗат берләшмәсендә иҗат итүче һәвәскәр шагыйрәләр белән очрашу кичәсе булды.

Безнең белән очрашуга берләшмә җитәкчесе Файзрахманова Халидә һәм үзебезнең төбәктә яшәп иҗат итүче Низамиева Фәния килгән иделәр. Искиткеч эчтәлекле, иҗади, дулкынландыргыч булды бу очрашу. Шагыйрәләр үзләренең шигырьләрен укыдылар, укучыларыбызга киңәшләрен бирделәр. Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Мәктәбебез укучылары арасында да кәлам чарлаучылар бар, шагыйрәләргә үз иҗатларын укып күрсәтү мөмкинлеге чыкты. "Сезнең мәктәптә талантлы укучылар күп икән, шигырь языгыз, китап укыгыз, күңел байлыгыгызны арттырыгыз. Киләчәктә бәлки кайберләрегез шагыйрьләр сафында булыр дип өметләнәбез", - диделәр алар укучыларга. Очрашудан һәркем канәгать калды.

Реклама
2VtzqxaTAbC

Венера Хисмәтуллина, Иске Кырлай мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев