erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген ашыгыч ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләре көне

Әле яңа гына Арчада район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә булдык.

Барысы өлкән фельдшер Мәдинә Сәләхова белән 14 фельдшер алар. Һәм 5 машина йөртүче.

Район үзәк хастаханәсен ныклап төзекләндергәннән соң, яңа урынга күчтеләр.

- Монда уңайлы, - диләр. -  Авыруны шок хәленнән чыгару, томография, лифт - бар да янәшәдә. 

Өлкән фельдшер Мәдинә Фоатовна 19 ел инде шушы бүлектә. 12шәр ел эшләүчеләр бар.

- Хезмәтегез авыр, туйдым, китәм дигән көннәрегез буламы? - дип сорыйм.

- Юк, -- диде Резедә Шакирҗанова. - Авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтү - бу безнеке. 

Көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында авыруларга ярдәм күрсәтергә чыгып чабарга кирәк.

- Безнең авыруга ярдәм күрсәтер өчен мөмкинлекләребез бар, - дип сөйли Мәдинә Фоатовна. - Фельдшерлар үзләре урынга баргач, авыруга ЭКГ төшерәләр, нәтиҗәне укый беләләр, беренчел ярдәмне күрсәтәләр. Кирәкле дарулар бар.

Алар өчен иң зур батырлык - авыруга тиешле ярдәмне күрсәтү, авыр хәлдәгеләрне үлемнән алып калу. 

Әмма бик авыр вакытлар да була...

-- Тромба тыгылып, авыруны алып кала алмаган чаклар да була. Яшь кеше, хатыны, балалары елый, без елый-елый авыруны үлемнән алып калырга тырышабыз... Бик кызганыч...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Ә балалар үлеме?

- Сирәк булса да булгалый. 6 айлык бер бала косыгына тынчыгып үлде. Балалар үлеме аварияләрдә булгалый. Гомумән, аварияләрдә еларга вакыт булмый, соңыннан авыр була...

-Бүгенге коронавирус белән бәйле махсус режим вакытында ничек эшлисез?

- Температура дип шалтыраталар икән, табиб катнашында махсус саклану киемнәре киеп авыру янына барабыз. Тикшерәбез, анализ алабыз, тиешле ярдәмне күрсәтәбез.

- Ашыгыч ярдәм сорап шалтыратучыларга теләкләрегез.

- Шалтыраткач, җентекләп сораштыруларга ачуланмасыннар. Тәртибе шундый. Без килгәнче авыруга тиешле ярдәмне күрсәтә торсыннар дип сораштырабыз.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Без ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүчеләргә исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X