erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Борылып карасам – инде печәнлектә йөри

Көндәлек тормышка җитеп бара

Ишегалдына килеп керүгә җиңел адымнар белән бакча ягына чыгып баручы ир-атны күреп, артыннан иярдем. Ул кеше бозаулар янына килде, җиргә төшкән печәннәрен алып салды, эндәшергә дә өлгерә алмадым, юкка да чыкты. Борылып карасам – инде печәнлектә йөри. Таһир Вәлеев дисәң, мин фермерны яшьрәк итеп күз алдына китергән идем.

– Бу минем әти, хәзер Таһирны чакырып керәм, – дип урамга йөгерде, өйдән чыгып бер ханым.

Шул арада Таһир да кайтып җитте. Бу ханым аның хатыны Зәнфирә булып чыкты. Өйгә кердек. Кече кызлары 7 яшьлек Зәйлә дә әтисе янына елышты. Сүз Таһирның ничек фермерлыкка кереп китүе турында сөйләшүдән башланды.

– Колхозда эшләдем мин. Фермада оператор да булдым, җәйләрен комбайнга да утырдым. Әмма колхоз таралды. Казанга киттем. Йөреп эшләү дә бик кыен. Кирпеч заводына кайттым. Аның да эше алга китмәде. Дус егетләр терлекләр асрап карарга киңәш итте. Зәнфирә белән уртага салып сөйләштек тә, бу вариантны уңай, дип таптык. Бернинди хезмәттән курыкмыйбыз. Кечкенәдән эшләп үстек. Үги әти Исмәгыйль Яхин атлар да асрый иде, – диде Таһир.

– Минем өчен дә яхшы була. Ун ел өйдә. Авыру әнине карадым. Кечкенә кыз туды. Акчасы да кирәк. Өйдә үз эшең булса, бу мәсьәлә дә хәл ителә. Без гомер буе 3-4 сыер асрадык. Рәтен беләм, – дип кушылып китте Зәнфирә.

200 мең сум ярдәм акчасы алып Вәлеевлар өй артында бакчада мини-ферма төзеп чыгалар. Сыерлар санын арттыралар. 50 гектар җирләре бар. Пай җирләре дә, арендага да алалар. Тагын 50 гектар алып булса, дип хыялланалар. Чөнки аны эшкәртү өчен бөтен мөмкинлекләре бар.

– 15 төрле тагылма техника гына бар, – диде Таһир. –  Әле менә “БДТ-2” агрегаты җыеп чыктык. Арпа, солы, арыш, бодай, кормосмесь чәчәбез. Җәен көн дә 2шәр тонна көндәлек ашату өчен яшел масса алып кайтып торабыз. Уңыш терлекләрне кыш буе ашатырга да җитте, чәчәргә дә калды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

13 сыердан тыш, Вәлеевлар хуҗалыгында 25тән артык тана, бозау, үгез бар. Сыерлар нәселле, ди Таһир. Көндә 140-150 литр сөт тапшыралар. Бу әле үзләренә куллану, күршеләргә сату, сөт бозауларына ашатудан тыш. “Казанга чыгып китеп йөри алмыйбыз, чөнки терлекләрне вакытында карарга кирәк. Тукландыру режимын бозарга ярамый”, – ди Зәнфирә. – Өйгә килеп алалар. Вакытында акчасын биреп баралар. Безнең өчен шул уңай”.

Бөтен эш, Таһир әйткәнчә, конвейер системасы белән башкарыла. Сөт бозауларын Зәнфирә карый. Ике ай булгач, ул аларны әтисенә тапшыра. Минислам абый 87 яшендә булса да, күз тимәсен, үзенә кушылган эштән тәм табып, күңел биреп эшләп йөри. “Бозаулар һәм үгезләр аның карамагында. Прачкада ашарга пешерә, вакытын авыштырмыйча бирә. Тиресен генә без түгәбез”, – диде Зәнфирә. Ә сыерлар Таһирга йөкләнгән. Дөрес, савымчы Зәнфирә. Зәйлә дә ферма тирәсеннән керми, кардадагы сыерларга су бирә, терлекләр асларындагы тиресне (хәтта үгезләрдән дә курыкмый) транспортерга тартып төшерә. Тирес чыгару да механизацияләнгән.

– Улыбыз Тимур бөтен эштә ярдәмчебез. Миңа зур терәк. Ул шәхси “КамАЗ”да эшли. Коркачыкта, кирпеч заводында. Бөтен кыр, урып-җыю эшләрен аның белән бергә башкарабыз, – диде горурланып Таһир Валеев.

Арчага терәлеп үк утырган Айван авылында менә шундый гаилә белән таныштык. Иртәнге 5тән кичке 7гә кадәр аяк өстендә алар. Авыл җирендә бизнес белән шөгыльләнергә уйлагансың икән, шунсыз булмый да. “Әлегә зур табышлар турында сөйләшеп булмый. Техника алып торабыз. Сыерлар санын арттырырга планлаштырабыз. Көндәлек тормышка җитеп бара”, – диләр ирле-хатынлы Вәлеевлар.

Гөлсинә Зәкиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X