Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең Арча районындагы оешмасы рәисе Илфат Хафизов: «Рухыбыз кителмәсен!»
Илебездәге Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыяте үзенең эшчәнлеген 1988 елның август аенда башлый. Әлеге җәмгыятьнең Арча районындагы бүлеге 2011 елда барлыкка килә
2023 елның ахырыннан районыбызның инвалидлар җәмгыяте белән Илфат Хафизов идарә итә башлады. Бүгенге көндә илебездә инвалидлар ункөнлеге бара. Шул уңайдан Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең Арча районындагы оешмасы рәисе Илфат Хафизов белән сөйләштек.
– Илфат Илшатович, бу өлкәгә килүегез хакында таныштырып үтсәгез иде.
– Әлеге вазыйфаны үз өстемә йөкләргә Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы буенча төбәк җитәкчелеге тәкъдим иткәч тәвәккәлләргә булдым. Ник дигәндә, кызганычка каршы, 3 яшемнән күзем имгәнү сәбәпле сынаулы язмыш белән килешеп яшәргә туры килә. Шунлыктан инвалидлар темасы миңа үтә дә якын.
– Районыбызда инвалидлар күпме?
– Арча районында 6 меңнән артык 18 яшьтән олырак һәм балалар арасында 200дән артык инвалид кеше бар.
– Алар белән элемтә ничек оештырылган?
– Җәмгыятебезнең “ВКонтакте” интернет челтәрендә үз бите бар: анда безнең хакта белешмә урнаштырылган. Кызганыч, әлегә җәмгыятебезнең рәсми бинасы юк. Шул сәбәпле бүгенге көндә эшчәнлегебезне вакытлыча районыбызның мәдәният йортында алып барырга мәҗбүрбез. Сораулары, тәкъдимнәре булган райондашларыбызны чакырып, көтеп калабыз.
– Алга нинди бурычлар куясыз?
– Без күпчелек инвалид райондашларыбызның уңышларыннан һәм проблемаларыннан хәбәрдар – шулар белән яшибез. Аларның мәнфәгатьләрен яклау асыл бурычларыбызның берсе. Шәхсән үзем Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең уңайлы шартлар тудыру өлкәсендә эксперт буларак та хезмәт итәм. Шул җәһәттән мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмаган яки уңайсыз булган (шулай ук инвалид утыргычын кулланырга мәҗбүр булган) райондашларыбызга уңайлы мохит тудыру минем өчен көн кадагында тора. Әлбәттә, бу өлкәдә районыбызда актив рәвештә эшләр алып барыла: мәсәлән, күп кенә биналарга пандуслар урнаштырыла. Сүз уңаеннан искәртеп узыйм, сәламәтлекләре чикле кешеләргә уңайлыклар тудырганда “СП 59.13330.2020” таләпләрен үтәү зарур. Районыбызда тагын да күбрәк уңайлаштырылган тротуарлар булдыру, чишмәләргә илтү юлларын камилләштерү, тимер юл вокзалы янындагы күперне лифтлар белән җиһазландыру мәсьәләләрен хәл итү әһәмиятле бурычларыбызның берсе.
– Илфат Илшатович, теләкләрегез.
– Илебездә инвалидлар ункөнлеге булдырылуы безнең өчен зур куаныч: инвалидларга бәйле күп кенә мәсьәләләр хәл ителә, шул уңайдан районыбызда да төрле кызыклы һәм кирәкле чаралар оештырыла.
Районыбыз җитәкчелеге, райондашларыбыз, оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, ансамбльләр җәмгыятебезгә һәрвакыт терәк булып тора – аларның һәммәсе дә безнең ихлас рәхмәтләребезгә лаек! Шулар арасыннан аеруча шәхси эшмәкәрләр Әнисә Галиуллина, Эльмира Камалиева, Илназ Сафинга (“Кухня” суши-бары), Руслан Гайнетдинов (“Ихлас” оешмасы), Рәшит Сәгыйтов, Рамзия Сибагатовага, Азат Гасимов, Гали Мифтахов, “Кырлай” агрофирмасына, Арча сөт комбинаты, “Тайд-Фойл”, “Пекарня Уңыш”, “Универсал” кибетләренә, районыбызның мәдәният, мәгариф һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә, яшьләр бүлегенә, җәмгыятебез эшчәнлегенә һәрдаим ярдәм иткән районыбызның мәдәният йорты һәм Арча Укучылар сарае коллективына чиксез рәхмәтлебез! Халыкара Инвалидлар көне уңаеннан барлык райондашларыма якты теләкләремне җиткерәм, сәламәтлекләребез китек булса да, Аллаһы Тәгалә күңелләребезне китек итмичә рух ныклыгы насыйп әйләсә иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев