Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бу чәчәкләр кебек чәчәк булып яшәргә язсын

    Аның янып яши, ярата, яратыла торган вакыты, яшьлеге сугыш чорына туры килгән шул.

    Чиканас авылында яшәүче Сания апа Нуриевага 95 яшь тулды. Юбилее белән аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Яңа Кырлай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәяхмәтов та Сания апаны тәбрикләп, матур теләкләрен әйтте һәм бүләк бирде. Котлаучылар арасында халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова да бар иде.

    – Котлыйсыз да котлыйсыз, сез миннән окоп казыган вакытларым турында да сорашыгыз, – диде чәчәк бәйләмен күкрәгенә кысып Сания апа.

    Үзәгенә үткән бу чор сугыш һәм хезмәт ветеранының күңеленә мәңгелеккә сеңеп калган. Аның янып яши, ярата, яратыла торган вакыты, яшьлеге сугыш чорына туры килгән шул.

    – 1941 елны окоп казырга алып киттеләр. Кышкы шартлаган суыкта. 1942 елда Шәмәрдәндә урман кистем. Анда күргәннәрем... сөйләп кенә бетерә торган түгел. Көнгә ярты килограмм икмәк бирәләр. Су ерып йөрисең. Итек эченә тула. Язгы су бит ул шундый, башта кыздырып тора, соңыннан аяклар сизми башлый. Ачлыктан булгандырмы, салкын тигәннәнме, белмим, үз аягым белән барсам, атка салып өйгә алып кайтканнар. Берни белмәгәнмен. Аңсыз булгач, әнине чакыртканнар, – дип искә алды Сания апа ул елларны.

    Өйдә дә кызны рәхәт тормыш көтми. Әтисе сугышта бер ай гына була, авырып кайта да, озак тормый үлеп китә. Алты бала кала. Иң олысы – Сания. Яшьтән колхоз эшенә йөри. Туган авылы Түбән Атыда иң алдынгы, өлгер, җитез уракчыларның берсе була ул. “Чиканаска ничек килеп чыктыгыз соң?” – дигән сорауга ул кияүгә чыгу тарихын сөйләп китте.

    – Ирем төптән аяксыз иде минем. Чиканаста яшәүче күрше карчыгы шуңа мине димләмәкче булган. Аның кызы белән без дуслар булганга, мине кызына хат язарга чакыртып алды бу. Бактың исә, нияте мине бу егеткә күрсәтү булган икән. Килеп керде бу берзаман. Таныш кеше булмагач, мин аны егеткә дә санамадым инде. Ә ул мине ошаткан, иптәшләрен алган да, авылга килгән. “Күзгә күренсә, ычкындырмас идем”, – дип, ныклы ният белән. Өстемә толып капладылар да, урладылар да алып киттеләр шул, – диде Сания апа. – 42 ел яшәдек. Ормады, сукмады, эчеп кайтып тавыш күтәрмәде. Әйбәт гомер иттек. Кайнанам да бик яхшы булды.

    Чиканаска килгәч тә, гомер буе колхозда эшли Сания Нуриева. Урак белән урып, чалгычыларны узып китә торган була. “Бер елны шуның өчен 47 килограмм бодай алдым. Бу бик күп инде ул заманда”, – ди.

    Сания һәм Равил Нуриевлар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Саймәсе Яңа Кенәрдә, Рафигы Мәскәүдә, Рәмзиясе Түбән Мәтәскәдә яши. Ә янында – улы Рафил һәм килене Фәния. Оныклары һәм оныкчыклары өчен яраткан әби ул.

    – Аллага шөкер, балаларым да әйбәт булды, киленнәремнән дә уңдым. Үз кызларым кебек күрәм. Бу чәчәкләр кебек чәчәк булып яшәргә язсын үзләренә, – диде кулындагы чәчәк бәйләмен һаман да ычкындырмыйча.

    – Кайнанасы 96 яшендә вафат булган. Ул әнине бик яраткан. Әни дә үзен кадерләп яшәгән. “Минем гомерне телим сиңа”, – дия торган булган кайнанасы, – диде кызы Саймә.

    Менә хәзер үзе өйдә кадерле кеше. Туган көне белән котларга барлык балалары килгән. Мәскәүдәге улы да кайткан. “Шуның кадәр җирдән мине котларга кайтканнар бит, рәхмәт яугыры”, – ди Сания апа сөенечен яшермичә.

    Гөлсинә Зәкиева

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: