erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу кешеләргә бозым салганнармы?

Нефтекама янында билгесез кешеләр фотолары сибелгән кырмыска күче тапканнар.

Нефтекама шәһәре янында гадәти булмаган кырмыска оясы табылган. Урман бөҗәкләре торагында билгесез кешеләрнең дистәләгән фотосурәтләре ята. Сыйфаты буенча фикер йөрткәндә, алар социаль челтәрләрдәге сурәтләрдән бастырылып алынган. Янәшәдә вафли, ботка һәм, әрчелеп, икегә ярылган йомыркалар ята. "Без гөмбә җыярга чыккан идек, шәһәрдән ерак китмәдек, менә шундый кырмыска оясына тап булдык. Бозымга охшаган", - ди биредә яшәүче Алинә. Кайбер кешеләр моны борынгы «нарядка» йоласы ди. Кемдер бу ритуал кешене танымаслык итеп үзгәртергә сәләтле, дип ышана. Дөрес, моңа дәлилләр юк, әлбәттә. Ритуалның асылы гади: кемнеңдер матурлыгын алырга теләгән кешеләрнең фотосурәтләрен кырмыска оясына китерә. Реклама Гадәттә, моны кызлар көндәшләренә бозым салу өчен эшли, диләр. Кем баласы гөнаһ җыеп йөри икән инде... "Кызыл таң"   

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X