erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чәчәк яратучы җиңүчеләр бүләкләнде

Бүген иртән редакциябездә кечкенә генә тантана булды

"Чәчәк - җәйнең патшасы" бәйгесендә җиңүче райондашларыбызны тагын бер кат котлап, бүләкләр тапшырык.

 Җиңүчеләребез Рәзимә Бариева, Айгөл Һадиева, Гөлназ Галимова белән таныштырып үткән идек инде. Әлеге ачык, мөлаем ханымнарны бүген редакөиядә күрү бәхетенә ирештек.

Аларны котларга дип Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән  Гүзәлия Нигъмәтҗанова килгән иде. "Арча шәһәре" муниципаль берәмлеге исеменнән шәһәрне бизәүгә керткән зур өлешләре өчен Рәхмәт хаты тапшырды һәм ихлас котлауларын җиткерде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйгебезнең төп иганәчесе - Арчаның үзәгендә урнашкан "Роза" бакчачылык үзәге". Шәхси эшмәкәр Роза Ибатуллина җиңүчеләребезгә истәлекле бүләкләр әзерләгән. Файдалы бүләкләр, сертификат, һәркайсына кружка, мактау һәм котлау сүзләре - иганәчебезнең хөрмәт билгесе иде. Без дә үз чиратыбызда Роза Гайсановнага рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.  "Бакчачылык үзәге"нең сатып алучылары күп булсын, Роза ханымның хезмәте матур җимешләре белән куандырсын. Совет мәйданы, 21 йорт адресы буенча урнашкан "Роза" кибетендә бакчачылык белән шөгыльләнүче һәркемгә кирәк-ярак бар.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X