erid:2VtzquqpS7d
Чөгендер кан басымын төшерә
Арча яңалыклары

Чөгендер кан басымын төшерә

Чит ил диетологлары фикеренчә, чөгендердә кан әйләнешен яхшырта торган файдалы нитратлар бар.

Бу элементлар канга элкәннән соң азот оксидына әйләнә. Әлеге яшелчә кан басымын төшерә, инфаркт, инсульт авыруларын да кисәтә икән. Чөгендернең согы баш мие эшчәнлеген яхшырта. Организмда ялкынсынулар вакытында да файдалы булып санала. Яшелчә составындагы беталаин пигменты Альцгеймер чирен, яман шешләрне кисәтүдә нәтиҗәле, ди. Диетологлар чөгендерне чи килеш, салатка кушып ашарга киңәш итә. Шулай ук смузи ясасаң да була.
Фото: pixabay.com
 http://shahrikazan.ru/index.php/news/kish-tabyish/chgender-kan-basymyn-tsher


Нет комментариев