erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эх, Анапага барып булмады!..

Җәйне көтәбез, кайчан җитә, дип. Җиткәч куркабыз, үтеп китә, дип. Бу халәтне балалары җәйге каникулда булган күп әти-әниләр кичерә

 

 

Июнь азагында укытучы апабыз ватсап аша әти-әниләргә, Анапага балалар лагерена ял итәргә чакырып, белдерү җибәргән иде. Ике атнага диңгезгә! Шәп! Җитмәсә бушка, юл өчен генә түлисе. Талпынып та куйган идек. “Ничек инде коронавирус чорында балаларны читкә чыгарып җибәрәсең!” – дип каршы килүчеләр дә булды.

Ә инде июль башында Роспотребнадзор балаларны башка төбәкләргә  лагерьларга җибәрүне вакытлыча тыйды. Без бу турыда район мәгариф идарәсенең балаларның ялын оештыру буенча методист Лия Ильина белән дә сөйләштек.

– Шулай ук район балалары Краснодар краена августта ял итәргә барасылар иде – туктаттылар, – дип сөйләде Лия Юрьевна.

– Балаларын ерак юлга җибәрергә риза әти-әниләр бар идеме? – дип сорыйбыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әйе, ризалар. Бер төркем тупланган иде инде. Үзебезнең рес-публикадагы кайбер лагерьлар эшли. Мәсәлән, “Сәләт” лагере 21 июльдән эшләячәк. Анда алты сменада төрле бәйгеләрдә, конкурсларда җиңгән, актив 18 мең сәләтле укучы ял итәчәк. Күршедәге Биектау районындагы “Костер” лагере да балалар кабул итә. Туризм буенча махсуслашкан лагерьда районнан Укучылар сарае аша 12 бала ял итәчәк. Безнең районда “Без – Тукай онык-лары” лагере ачылачак. Роспотребнадзор карары нигезендә лагерьларда ял итүче балалар төркемнәрендә яки отрядларда проектта каралган балалар саны 50 проценттан артмаска тиеш. Мәктәп яны лагерьлары көзге, кышкы чорга күчерелә. Шулай ук палаткаларда ял итү дә рөхсәт ителми.

Башка елларны “Без – Тукай оныклары” лагере палаткаларда оештырыла иде. Быел ничек булачак? Бу турыда без лагерьны оештыручыларның берсе, район мәгариф идарәсенең татар теле методисты Энҗе Мостафина белән сөйләштек.

– 21 июльдән лагерь эшли башлаячак, – дип сөйләде Энҗе Мостафина. – Быел лагерь палаткаларда булмаячак. – Ул район педагогика көллияте базасында була, балалар көллиятнең тулай торагында яшәячәк. Районның үзеннән генә 200 бала ял итәчәк, алар тупланды инде. Ял башка еллардагыча бер атна түгел, быел 14 көн оештырылачак.

Әти-әниләр җәйге хезмәт лагерьлары белән дә кызыксына. Район мәшгульлек үзәгеннән белештек, коронавирус пандемиясе аркасында яшүсмерләрнең  җәйге хезмәте  быел оештырылмаячак.

Пенсия фонды аша балаларга өч ай рәттән 5әр мең сум һәм ике тапкыр 10ар мең сум бирелгән дәүләт ярдәменә әти-әниләр бик риза. Тагын бирмәсләрме икән, дип кызыксыналар. Бу уңайдан Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтованың әйтер сүзе бар.

– 3 яшьтән 16 яшькә кадәрле балаларга 10 мең сум акча алу буенча районда Пенсия фондына 300дән артык гариза кермәгән, – дип сөйли Рузия Илсуровна. – Гаризаны быелның 1 октябренә кадәр язарга мөмкин булса да, бу эшне сузарга кирәкми. Әгәр дә шәхси кабинет аша язу мөмкинлеге юк икән, турыдан-туры безгә Пенсия фондына килсеннәр. Балаларга дәүләт ярдәме турында әлегә башка яңалыклар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X