erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Елмаеп әни каршы ала

Рәйхана Сәйфетдинова сөйләгәннәрне тыңлап, түзсә дә түзә икән адәм баласы, дип исем китеп утырдым

Иске Кырлайда яши ул. 88нче яше белән бара. Сигез балалы гаиләдә үскән. Хәзер берүзе генә калган. “Олы абыем сугыш ветераны Әнвәр Камалов олыгаеп вафат булды. Ә калганнары 60-70 яшькә дә җитә алмады”, – ди. Ачлык, хәерчелек, сугыш – барысы да башыннан үткән.

– Әтием бик тырыш кеше, шуңа тормышы да җитеш булган. Кулак дип сөргенгә куыласы булган, тик бер статья җитмәгән – балаларны карарга няня тотмаган. Шунлыктан ике елга төрмәгә җибәргәннәр. Бөтен әйберләрен тартып алганнар. Әни алты бала белән сарык өендә калган, – дип искә ала Рәйхана апа. – 1936 елны әти бер туганы белән Каракалпакстанга эшкә чыгып киткән. Мин ул чакта бер яшьлек бала булганмын. Торырга йорт-җир юк. 1936 елгы ачлык. Әни, бәгърем, ничек түзгәндер. Әтисе тегермәнче булган, шул бик терәгән. Ә әти икешәр смена ялсыз эшләп, ул чор өчен зур акча белән кайткан. Элеккедән дә яхшырак йорт җиткезеп чыккан.

1940 елны гаилә яңа йортта яши башлый. Әмма... сугыш башлана. “Ирсез калсаң да, йорт-җирсез калма икән, дигән була әнисе. Шул үзәгенә үткәнгә авызыннан чыккан сүзләр булгандыр инде. Рәйхана апаның әтисе беренче елында ук  сугышка китә. 1943 елда олы абыйсын да алалар. Балалар кечкенәдән эшләп үсә. Бер караганда, кычыткан җыю да эш инде. Тик барыбер кычыткан гына ашап торып булмый. Янына аз гына булса да бәрәңгесе дә, оны да кирәк. Ярый әле районда агроном булып эшләгән әнисенең энесе Солтан абыйсы ярдәмгә килә, крахмал алып кайтып туйдырып тора. 14 яшьлек апаларын Әзәккә хисапчы итеп урнаштыра. 19 яшендә ул кияүгә дә чыккан.

Ярты авыл янып бетә

– Әти алты ай Суслонгерда яшәгән. Суык землянка. Әчегән бәрәңге кабыкларын тел белән җебетеп ашаганнар. Әти андагыларга чабата ясаган. Бервакыт ике кеше килеп әтине һәм Балтач ягы кешесен алып киткән. Башта курыкканнар. Әмма аларны Казан ягына  сугышчылар киемнәрен тегә торган урынга алып кайтканнар. Анда да әти чабата ясаган. Тамагы тук булган. Кулы эш белүнең файдасы тигән. Әнинең дә бөтен эш кулыннан килде. 1945 елның августында әти шуннан әйләнеп тә кайтты. Миңа 10 яшь иде. Иии, әти кайтканга куанганны күрсәң! Әти: “Аллага шөкер, йорт-җир бар, улым гына исән-сау кайтсын”, – диде. Әмма... 1946 елда Иске Кырлайда көчле янгын була. Ярты авыл янып бетә. Шул исәптән алар да. Ул чакта авылның янмаган ягында яшәүчеләр бөтен кешене сыендырган.

– Көзгә йорт җиткереп чыктык. 1947 елны сугыштан абый кайтты. Арчадан каршы алдылар. Аларга чәй янына куярга бер телем ипи юк иде. Әни күршеләрдән әҗәткә бер дистә йомырка алып чыгып, тәбә пешерде. Без шуңа кырыйдан кызыгып карап тордык, – дип искә алды Рәйхана апа. – Аннан абый тракторга утырды. Икмәккә тамак туя башлады. 1956 елда чи агачтан салынган өйне кыргаяк, кибәк басты. Ашка төшмәсен, дип әни ашарга утырыр алдыннан түшәмнең өстәл турысын сыпырып ала торган иде. Өй бик тиз череде. 1957 елны яңа йорт эшләп чыктылар. Әмма әти авырый башлады. Бер атнадан вафат булды.

Мәҗбүри кияүгә бирде

– Рәйхана апа, сез 8 бала үстек, дисез. Ә әтиегез сугышка киткәндә әниегез 6 бала белән калган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әти 1942 елда ялга кайтып китте. Берсе шуннан соң, икенчесе сугыш беткәч туды. Әти вафатыннан соң менә шушы зур гаилә абыйга калды. Ул безнең өчен әти урынына булды. Мине абый ике йорт аркылы гына торган үземнән олы Җиһангир исемле егеткә мәҗбүри кияүгә бирде. Алар да ишле гаилә, кечкенәсенә биш яшь кенә иде. Килгән көннән эшкә кереп чумдым. Мине килен дип аралаучы булмады. Тамак та аермадылар. Мин иң олы бала булдым. Яман хәерче вакытлар. Йортта бернәрсә юк. Иремнең тырышлыгы нәтиҗәсендә барысына да ирештек. Биш баланы үстердек. Ирем малайларны аеруча яратты. Сүгү түгел, кычкырмады да. “Укыгыз, терсәктән соляркага батып ятмассыз”, – диде. Бу үзенчә малайларның тормышларына нигез салып куйды. Укытты. Шахмат уйнау мәҗбүри иде. Эшләтте дә. Бер минут та тик тотмады. Утын әрдәнәсен ишеп булса да кире өйдертә иде.

Тормышларында тырышлыклары да, белемнәре дә кирәк була. Рәисләре 29 ел ферма мөдире булып эшләгән. Хәзер сыерлар, бозаулар, кош-корт тота, үз продукциясен Казанга алып барып сата. Фәнисләре үз эшен ачып җибәргән. Фәритләре генә йөрәк җәрәхәте булып 7 ел элек һәлак булган.

Аерылганнарны яратмыйм

– Мин бик каты тордым малайларга. Сүземнән чыкмадылар. Әти-әни тәрбиясе, әти-әни тигезлеге кирәк балаларга. Аерылганнарны яратмыйм. Безнең нәселдә юк андыйлар, – диде Рәйхана апа. – 9 оныгыбыз бар. Бар да югары белемле, дәрәҗәле. 13 оныкчыгыбыз үсеп килә. Алар өчен сөенәм.

– Ә менә кызларына икенче төрлерәк карады әти. Безне дә яратты. Тик аларга югары белем кирәк түгел, диде. Әти сүзен тыңладык. Мин дә, сеңлем Фәйрүзә дә. Әти сүзе белән институтны ташладым. 70 яшьне вакласак та, әле дә әни сүзеннән чыкмыйбыз. Тормышымнан зарланмыйм. Яраткан эшем, балаларым, туганнарым бар, әнием исән. Рус кешесенә кияүгә чыккан идем. Юра әнинең иң яраткан киявенә әверелде. Икесе калганда татарча гына сөйләшәләр, – диде кызы Фәүзия.

– Килен булу рәхәт, кайнана булу кыен. Бозылыша күрмәсеннәр, дип куркам. Үзем 20 ел кайнана, 35 ел кайната белән яшәдем. Кайнатам авыру иде. Хәзер үзем киленем Илсөя игелеген күрәм. Кызларым һәрчак янымда. Картлык кирәк түгел, диләр. Бәхетле картлык булсын. Аңа барып җитү үзе бәхет. Мин 63 яшемдә тол калдым. Балалар игелеген күреп, оныкчыклар өчен сөенеп, зур әби, юан әби, дәү әни, карт әби булып яшәүгә ни җитә.

– Әнинең әле бирешергә исәбе юк, – диде Фәйрүзәсе. – Әбиләр марафонында катнашты, “Тәртип” радиосында үткән бәйгедә җиңүчеләр рәтенә керде. Безне үзенең тәмле ризыклары белән сыйлап тора. Иң кадерлесе – килгән саен елмаеп әни каршы ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X