erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әфганстанда хезмәт иткән егетләр ни сөйли

Төрнәледән Фәнис Тимашев шалтыратты.

Заманында Фәнис радиода, газетада эшләде. Соңгы вакытта Үрнәк авыл җирлегендә хезмәт итте. Бүген үз хуҗалыгында фермерлык итә. 15 февраль җитә. Әфганстанда армия хезмәте үткән Фәнис бу көнгә битараф кала алмый. 1989 елның 15 февралендә Әфганстан җиреннән совет гаскәрләрен чыгардылар. Ул көннән 32 ел үткән. Фәнис районнан Әфганстанга беренчеләрдән булып кергән Көек егете Идрис Надршинның (минем иптәшем) хәлен сорашты. Ә без үз чиратыбызда Фәниснең хәлен сораштык. "Бергә Әфганстанда хезмәт иткән еггетләр белән аралашып торабыз, -- дип сөйләде ул. -- Әле менә яңа гына кунакка барып кайттык. Безнең белән Татарстаннан Сергей исемле көрәшен егете хезмәт итте. 18 яшендә минага эләгеп, һәлак булды. Менә шул егет бер хезмәттәшебезнең тешенә кергән. "КамАЗ" белән юлда ватылып ятам. Берегез дә килеп хәлемне белмисез", -- дип. Берничә егет киттек Сергейның каберенә. Барсак, исебез китте: кабер каралмаган, чүп үләне басып бетергән, ни чардуганы, ни ташы юк. Әти--әнисе күптән үлгән. Без бу хәлгә бик аптырадык. Каберне тәртипкә китердек. Фотога төшереп алдык. Кайткач, безнең районның "Сугышчан туганлык" оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдиновка хәлне сөйләп бирдек. Ул шул район белән элемтәгә кереп, хәзер каберне рәткә китергәннәр. Хәрби комиссариат көче белән таш куйганнар, чардуган тотканнар".

Тын торганнан соң Фәнис дулкынланып: "Тыныч тормышта да әкренләп кимибез, -- дип  әйтеп куйды. - Узган ел Әфганстанда хезмәт иткән өч егет бакыйлыкка күчте... Әфганстан белән Чечняда хезмәт иткәннәрнең 60тан артыгы юк инде...""

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без Фәнис белән "Газетага кызыклы һәм гыйбрәтле язмаларны язып тор", -- дип саубуллаштык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X