erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фидаил өчен сөендек

Язылганнарга кире кайтып

Махсус хәрби операция барган зонада бер аягын югалткан Бирәзәбаш егете 23 яшьлек Фидаил Габдрахманов турында газетабыз битендә мәкалә басылып чыккан иде инде.

Очрашканнан соң берничә көннән Фидаилне тагын бер зур сынау көтә иде – протез куячаклар. Боттан ук юк бит аягы, уңышлы гына була күрсен, дип теләдек.

Егет ул чакта сер бирмәде, күңеле көр, кәефе яхшы иде. “Шушы көннәрдә Мәскәүгә барам, протез куйдырам. Әйбәт үтәчәгенә ышанам. Аннан эшкә чыгам. Мине үземнең оешмада көтәләр. Киләчәктә дә эретеп ябыштыручы булып эшләргә уйлыйм, – дигән иде Фидаил сабыр гына һәм тулы ышаныч белән.

– Ин мөһиме, исән-сау калды улым. Аягын кисүләре турында ишеткәч, иң беренче шуның өчен сөендем, – диде шул чакта улына ярату тулы күзләре белән карап әнисе Илмира ханым.

Бу мәкалә басылып күпмедер вакыт үткәннән соң Фидаилнең язмышы белән кызыксынучылар булды. Аның хәле ничек икән, операция уңышлы үткәнме, протез куйганнармы, аякка басканмы? Өенә кайтканмы инде? Шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Беркөнне телефон аша Фидаил Габдрахмановның үзе белән элемтәгә чыктык. Фоторәсемен җибәрде. Ике култык таягында түгел инде, бер таякка таянып, ике аягында басып тора. Безнең өчен туганыбыз, якыныбыз түгел, чит кеше дә инде, әмма чибәр, дәрте ташып, янып торган бу яшь егетне протез белән булса да үз аякларында күрү сөендерде.

Хәзерге вакытта ул Россия Федерациясене оборона министрлыгының Вишневский исемендәге өченче үзәк хәрби клиник госпиталендә.

– Көзен яраланганнан соң операцияләр булды бит инде. Алар уңышлы гына үтте. Өйгә кайтып килгәннән соң Мәскәүгә хәрби госпитальгә кире киттем. Бу юлы тернәкләндерү башланды. Табиблар, медицина хезмәткәрләре мөнәсәбәте бик әйбәт. Хәлем яхшы.  14 март көнне протез куйганнар иде. Акрынлап йөрергә өйрәнәм, тернәкләнү үтәм, – диде Фидаил.

  – Протез куеп кайткач, үз урынына чакырдык. Хезмәт урынын саклыйбыз. Утырып башкара торган эш бирәбез, – дигән иде ул эшләгән  “ТехноАрск” ширкәте җитәкчесе Нәҗип Гатауллин.

Фидаил, сине инде Арчада көтәләр. Туганнарың, дусларың, якыннарың гына түгел, эш урыныңда да. Алда әле башланмаган диярлек тулы бер гомер, җир җимертеп эшләргә һәм башкаларны көнләштерерлек итеп яшәргә, үз ярыңны табын матур гаилә корырга, балалар үстерергә насыйп булсын.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X