erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында Гаилә елына багышланган “Гаиләле ШТК” лигасының беренче туры узды

Район мәдәният идарәсе авыл җирлекләре арасында “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” форматындагы уеннарга старт бирде

26 марттан 11 апрельгә кадәр Гаилә елына багышланган “Гаиләле ШТК” лигасының беренче туры узды. 

Авыл мәдәния йортларында уздырылган бәйгеләрнең соңгысы 11 апрель көнне Иске Чүриледә булды.  Биредә Сикертән, Кәче, Урта Курса һәм Иске Чүриле авылларының шаян һәм тапкыр катнашучылары үз җирлекләрен тәкъдим итте. Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев командасының чыгышы ахырында үзе дә сәхнәгә чыгып, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Беренче тур авылларда барса, финал өлеше Арча Мәдәният йортында булачак. Һәр команда үз җирлекләренең үзенчәлекләрен яктырткан чыгышлары, концерт номерлары һәм шаярулары белән җәлеп итте. Район Мәдәният йорты сәхнәсендә иң көчле командалар чыгыш ясаячак. “Гаиләле ШТК”ның финалы кайчан булачагы соңрак хәбәр ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, сайлап алу турлары Яңа Кенәр, Урта Пошалым, Утар Аты, Иске Чүриле авыл мәдәният йортларында үтте. Барлыгы 18 команда катнашты. Катнашучыларга район мәдәният идарәсе вәкилләре бәя биреп барды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Командалар иң элек тамашачыларны һәм жюрины сәламләп, үзләре белән таныштырдылар. Һәр команданың үз исеме, киеме, логотибы һәм үзләренә генә хас үзенчәлеге бар иде. Икенче биремнәр экранда тамаша кылынды. Командалар берәр видеоөзекне, гаилә темасына туры китереп, татарча тавышлы итәргә тиеш иде. Ахыргы биремдә иҗади номерлар каралды. Биредә командаларның ярдәмчеләре – 35 яшькә кадәрге эшче яшьләр концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. 

“Гаиләле ШТК”да районыбыз авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үзләренең иҗади сәләтләрен шаянлык һәм тапкырлык аша күрсәтте. Бәйге Яңа Кенәр авылы җирлегендә 26 март көнне башланып китте. Яңа Кенәр, Ташкичү, Сөрде, Шурабаш, Шушмабаш, Яңа Кишет командалары нигезләмә буенча алдан әзерләнгән чыгышларын тәкъдим итте.  

28 мартта Үрнәк,  Иске Төрнәле, Күлтәс, Казанбаш, өч Пошалым, Иске Кырлай һәм Апаз авыллары җыелма командалары Урта Пошалым мәдәният йортына җыелды. Сәхнәдә юмор, гаилә кыйммәтләрен чагылдыручы чыгышлар, җыр-бию югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Тамаша кылырга килүчеләр тарафыннан да рухи ярдәм бик көчле булды.

4 апрель көнне Утар-Аты мәдәният йортында Наласа, Утар Аты, Түбән Аты, Яңа Кырлай, Яңасала авылларыннан һәм Арча шәһәреннән, дүрт командага тупланып, шаяннар һәм тапкырлар чыгыш ясады. Чара ахырында жюри рәисе, Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов чыгышларга нәтиҗә ясап, бу юнәлешнең районыбыз өчен яңалык булса да, һәр команданың әйбәт әзерләнгән булуын әйтеп үтте.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X