erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында Гаилә елына багышланган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе башланып китте

ШТК (КВН) Лигасында - Яңа Кенәр җирлеге беренче

"Гаиләле ШТК"да районыбыз авыл җирлекләре гаиләләре үзләренең иҗади сәләтләрен шаянлык һәм тапкырлык аша күрсәтә. ШТК Лигасы ике турда узачак. Беренче тур авыл җирлекләрендә барса, финал өлеше Арча мәдәният йортында уздырылачак. Сайлап алу турлары Яңа Кенәр, Урта Пошалым, Утар Аты, Иске Чүриле авыл мәдәният йортларында үтә. Барлыгы 18 команда катнашыр дип планлаштырыла.   

26 март көнне Гаилә елына багышланган  шаяннар һәм тапкырлар бәйгесенә старт бирелде. Ул Яңа Кенәр авылы җирлегендә башланып китте. Яңа Кенәр, Ташкичү, Сөрде, Шурабаш, Шушмабаш, Яңа Кишет командалары нигезләмә буенча алдан әзерләнгән чыгышларын тәкъдим итте. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Һәр команда үз җирлекләренең үзенчәлекләрен яктырткан чыгышлары, концерт номерлары һәм шаярулары белән җәлеп итте. 

"Беренче коймак төерле булса да, ул бик тәмле булды. Безгә бик ошады. Һәр команданың да уенчылары үзенчәлекле. Һәркем үзенчә шаяра. Биредә без гаилә булмаганнарның бер гаилә булып китә алуын күрдек. Сәхнә туганлаштыра икән. Әлегә нәтиҗә ясамыйбыз. Барлык авыл җирлекләрендәге чыгышлар каралып беткәннән соң, иң яхшылар Арча мәдәният йортына чакырылачак", - диде жюри вәкиле, район мәдәният йорты директоры Рамил Мөхетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X