erid:2VtzquqpS7d
Газлы суны күп эчсәң, нәрсә була?
Арча яңалыклары

Газлы суны күп эчсәң, нәрсә була?

Һиндстан табиблары, газлы су яман шеш авыруын китереп чыгара, дигән нәтиҗәгә килгән.

Алар газлы эчемлек күпләп сатылган илләрдә үңәч яман шешеннән интегүчеләрнең дә артуына игътибар иткән.

Газлы су ашказаны суты әчелеген арттыра. Шуның нәтиҗәсендә яман шеш килеп чыга, дип белдерә галимнәр.

Шул ук вакытта атнага 0,33 литр газлы су эчү зарарлы түгел. Әмма озак вакытлар дәвамында атнасына 2 банка газлы эчемлек эчсәң, сәламәтлеккә зыян килүе ихтимал.

Сәламәтлегегезгә җавапсыз карамагыз, эсседә күбрәк чиста, газсыз, шикәрсез су эчегез!

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Gazli-suni-k-p-echs--n-rs-bula-369193/


Нет комментариев