erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары үтте

Яңа ел каникуллары вакытында Арча педагогика көллиятендә авиакатастрофада һәлак булган Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары үтте.

Районның шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов идеясе белән башланган иде ул эш. Быел бишенче елын оештырыла инде. Рәсми ярышлар түгел, ә спорт фестивале буларак. Һәм анда бөтен республикадан шахмат сөючеләр катнаша. Кунак буларак Гөлнараның әти-әнисе дә чакырыла. Быел да әтисе Айдар Рәшитов кайткан иде.

– Шахмат фестивале Арча педагогика көллияте спортзалында үтте. Шахматчыларны көллият җитәкчесе Гөлнара Гарипова сәламләде. Татарстанның барлык районнарыннан, Казаннан, Мари Иленнән барлыгы 68 шахматчы килгән иде. Араларында балалар да, спорт осталары да, ветераннар да бар, – диде ярышларның баш судьясы һәм төп оештыручыларның берсе Сөләйман Галиуллин. – Иганәчесе Марсель Хәлилов.

Шахматчылар өч төркемгә бүленеп – балалар, ветераннар һәм төп турнир – шахмат осталары – көч сынашты. Укучылар (кызлар һәм малайлар), ветераннар арасында (хатын-кызлар һәм ир-егетләр) өчәр урын билгеләнде, алтышар кешегә бүләкләр тапшырылды. Укучы кызлар арасында беренче урында Балтачтан Рамилә Шаһимәрдәнова, малайлар арасында шулай ук Балтачтан Азат Хөрмәтуллин. Ветераннар арасында Әтнәдән Әлфия Закирова һәм Арчадан Марсель Хәлилов.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Төп турнирда ирләр арасында абсолют чемпион булып Мари Иленнән спорт остасына кандидат Олег Иванов калды. Икенче урынны Казаннан халыкара класслы оста Илдар Низамов алды. Өченче урынны Арчадан Ленар Вахитов һәм Казаннан Илгиз Баһаветдинов бүлештеләр.

Хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Кукмарадан яшьтәшләре арасында Татарстан чемпионы булган 17 яшьлек Диана Гарәфетдинова яулады.

Арча шахматчылары арасында да иң яхшы өч шахматчыны билгеләп үттеләр. Алар – Ришат Фатыйхов, Сөләйман Галиуллин һәм Данил Рәхимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X