erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ялгыз түгеллекләрен аңларга мөмкинлек бирә

Аралаштылар, фикерләрен әйттеләр, ял иттеләр.

 «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларның әниләре өчен Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Полиционер» спектаклен карау оештырылды. Алар чакыруга бик шатланып риза булдылар, чөнки бу мәшәкатьләреннән читкә тайпылу чарасы. Ата-аналар үзара аралаштылар, уртак проблемалар турында сөйләшә алдылар.
Музыкаль комедияга әти-әниләр югары бәя бирделәр. Спектакльдә җәмгыятьнең кайбер караңгы яклары фаш ителә, төп геройга авылдашлар, хезмәттәшләр һәм, әлбәттә, ата-аналар ярдәмгә килә.
Үзәк белгечләре фикеренчә, мондый ял итү чарасы ата-аналарның эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый. Аларга бергә җыелырга ярдәм итә, ялгыз түгеллекләрен аңларга мөмкинлек бирә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X