erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ике тапкыр хыянәт кичергән хатын: "Урманга чыгып кычкырасы килгән чакларым булды"

Ул вакыттагы халәтемне үзем генә беләм. Елап та булмый, ичмасам, чөнки янымда кызым бар. Кем беләндер бүлешеп тә булмый: үземә кызганып караганнарын күрү бик авыр булыр иде. Бик еш урманга чыгып кычкырасы килгән чакларым булды.

Инстаграмда таныш булмаган бер дустымның постларын игътибар белән укып барам. Мәхәббәт, аерылышу, яшәү мәгънәсе, ир-хатын мөнәсәбәтләре темасына яза ул. Исеме дә, фотолары да юк үзенең.Инстаграмда таныш булмаган бер дустымның постларын игътибар белән укып барам. Мәхәббәт, аерылышу, яшәү мәгънәсе, ир-хатын мөнәсәбәтләре темасына яза ул. Исеме дә, фотолары да юк үзенең. Күңел нидер сизеп, яздым мин аңа: “нигә үзеңне күрсәтмисең? Исемеңне булса да яз әле” дим. Адашым икән, Айгөл исемле, Татарстан районнарының берсендә яши. Һәм түбәндәге текстны язды миңа. Шуннан соң гына бар да аңлашылды. “Чиккә җитсәң, ирексездән ачасың икән ул йөрәк серләреңне, вакытка карап тормыйсың. Кичергәнне кәгазь битенә төшерү яки социаль челтәргә кую – эчкә җыелганны тышка чыгарыр өчен шәп юл, күңелең бушана. Бөтен кичергәннәреңне иң якын кешеләр белән генә дә бүлешеп бетеп булмый, аңлаулары шикле, үз башыңда гына әйләндереп утыру да мәгънәсез. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә минем исемем дә юк, фотоларым да абстракт сурәтләр. ...Кичергәннәремнең башы моннан 12 ел элекке хәлләргә барып тоташа. 2013 елда миңа аерылырга туры килде. Педколледжны тәмамлаган елны ук 19 яшемдә сикерә-сикерә кияүгә чыккан идем, 24 яшемдә аерылып кайттым. Дөресрәге, ир дигән кешем көнләшүенә чыдый алмыйча, бала белән мине урамга куып чыгарды. Әле ярый куып чыгарган, иртәме-соңмы исерек әтисенең миңа ыргыткан пычакларыннан үлгән булыр идем дип уйлыйм хәзер. Нәкъ менә шул вакыттан минем ир-ат затына дөм ышанычым бетте, чөнки без әле аерылышмаган чакта ук аның хыянәт иткәнен ишеттерделәр. Ирдән киткәч, бераз авылда әти-әни янында яшәдек тә, эшкә, балалар бакчасына бик ерак булгач, районнан квартира снимать итеп яши башладык. Мәхшәрләр тора-бара онытыла төште, кызым укырга керде, үзем эшләдем, шулай итеп яшәдек. Әле дә кеше фатирында акча түләп яшибез, чөнки районда ипотека алып түләп барырлык хезмәт хакы бирмиләр.
Шулай алты ел узды, тынычлыкка шундый ияләштек, бертуктаусыз тавыш чыгарып торучы булмагач, рәхәт бит. Шул вакыт эчендә әти-әниләр дә “үзеңә берәр тиң кеше тап инде, кызым, яп-яшь бит әле син, бөтен ир дә бертөрле булмый” дип әйтеп килделәр. Ә минем үзем белән танышырга теләгән бөтен кешедән качасым гына килә иде. Бик бәйләнчекләре, туры сүзлелегемне күтәрә алмыйча, үзләре дә тиз тайдылар, ир-ат андый хатын-кыздан курка бит ул. Шулай әнинең чираттагы нәсыйхәтләреннән соң, бер ир белән очрашып-танышып карарга булдым. Исәбем: әнигә хәзерге бөтен ирләрнең дә бертөрле икәнен күрсәтү иде. Танышып киттек. Аның үткән тормышында да хыянәт барлыгын белгәч, ничектер күңелемә якын булып тоелды ул миңа. Хыянәтне үз башыннан кичергән кеше аның авыр булуын аңлый, башкаларга авырлык теләми дип уйладым. "Ышанырга өйрән миңа, мин сине алдамаячакмын" дигәч, күпмедер вакыттан тормышка, ир-атларга ышаныч та кайта башлады. Ниндидер начарлык көтеп яшәми торганга әйләндем. Шулай матур гына бер еллап вакыт узды. Һәм... кисәк кенә алыштырып куйдылармыни ышанычлы кешемне. Телефоннан ике генә сүз әйтте дә, араны өзде. Ул вакыттагы халәтемне үзем генә беләм. Елап та булмый, ичмасам, чөнки янымда кызым бар. Кем беләндер бүлешеп тә булмый: үземә кызганып караганнарын күрү бик авыр булыр иде. Бик еш урманга чыгып кычкырасы килгән чакларым булды. Шуннан соң бу аккаунтны ачтым. Укысыннар өчен түгел, ә бары үзем өчен. Үз исемем белән ачылган аккаунтта боларның берсе дә юк, анда минем барысы яхшы. Менә шундый хәлләр. Тормыш шул бу, төрлесе була. Бәлки берәр кайчан дөньям түгәрәкләнер әле...” Айгөл Шакирова Фото: http://pixabay.com
 http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/kichergnne-sotsial-cheltrg-kuyu-echk-yelganny-tyshka-chygaru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X