Ил күләмендә COVID-19 белән авыручылар саны буенча Татарстан 14 нче урынны алды
Татарстан яңа төрдәге "таҗлы вирус" йоктыручылар саны буенча Россиядә 14 нче урынны алды, дип хәбәр итә coronavirus-monitor.info сайты.
Исегезгә төшерәбез, республикада СОVID-19 йоктыруның 25 очрагы теркәлгән, шуларның дүртесе контакт аша. Алты кеше сәламәтләнгән. Авыручылар саны буенча Мәскәү алдынгы урында, биредә - 3 893 хаста исәпләнә, аның артыннан ук Мәскәү өлкәсе бара, монда 305 әлеге чирне йоктырган. Өчлекне Санкт-Петербург йомгаклый. Биредә 191 кешедә яңа төрдәге "таҗлы вирус" расланган. Магадан һәм Ингушетиядә исә, бу чирне йоктыручылар - 1шәр кеше исәпләнә.
Якыннарыгызны һәм үзегезне саклагыз, бу катлаулы чорда үзизоляциядә булу таләп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев