erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илдар Шәмсетдинов күңел тынычлыгы өчен эшли

Яңа Кенәрдә яшәүче Илдар Шәмсетдиновның йортын күрүгә үк анда алтын куллы кеше яшәвенә шик калмый.

Зәвык белән эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, койма, капкадагы фигуралар шунда ук күзгә ташлана. Матурны сукыр да тоя, дип юкка гына әйтмиләр шул. Чөнки күзле кешегә аны күрмәү мөмкин түгел.

Яңа Кенәр – кул эше осталары ягы икәнен белә идек инде. Кайберләре белән сөйләшү өчен шул якка юл алдык. Илдар Шәмсетдинов белән танышу да әлеге максаттан килеп чыкты. Юк, бер аның белән генә очрашмадык без. Башкалары турында алдагы саннарда язарбыз. Әмма бу язмада нәкъ менә Илдарга тукталдык. Ул безне турыдан-туры үзенең остаханәсенә алып керде. Ә анда Барсик кушаматлы зур мәче каршы алды. “Килеп кергән иде. Төпләнеп калды. Хәзер минем дустым ул”, – диде Илдар таныштырып.

Остаханәгә бер күз йөртеп чыктык. Диварлар буйлап тәртип белән тезелгән инструментлар, эш кораллары, шунда ук станоклар.

– Бөтен кирәкле әйберләр монда. Акчага әйләндерсәң, 150 мең сумлык әйбер. Ә шомарта торган станокны үзем ясадым, – дип аңлатты хуҗа.

10 сыйныфны тәмамлагач, Илдар Яңа Кенәрдәге агач эшкәртү комбинатына эшкә керә. Армиягә китә. Кайткач кабат шунда урнаша. Башта токарь була, агач әйберләрне шомарта. Кичләрен буш вакытларында агачтан пычак белән кырып диварга элү өчен фигуралар ясый. Ул чакта андый әйберләр модада иде. Шуңа заказлары да күп була егетнең.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бераздан үзен җитештерү буенча җитәкче итеп куялар. Ясыйсы әйберләрнең сызымнарын сызып, размерларын билгеләп бирә, эш процессын күзәтеп тора. “Сызымнарым зур бер альбом иде. Янгын вакытында алар да юкка чыкты”, – ди уфтанып. Артып калган материалларны да әрәм итми ул, аларны да файдалану юлларын таба.

– Лаеклы ялга чыккач, вакытны үткәреп кенә булмый бит. Терлекләр юк. Балалар кайтканда ярый инде. Тик алар да Мәскәүдә, бик еш йөри алмыйлар. Шунда тәвәккәлләдем дә, остаханәмне булдырырга карар кылдым. Инструментлар җыйдым. Үзем өчен. Күңел тынычлыгы өчен. Аннан әрәм булмый бит алар, балаларга кала, – диде Илдар. – Сәләт бар, бабайдан килгән ул. Минем бабай яхшы столяр булган. Агачтан төрле әйберләр – сандыклар, шкафлар һәм башкаларны  ясаган. Бер шкафы әле дә бар, яңартып куйдым.

Илдар Шәмсетдинов тәрәзә йөзлекләре, чәчәкләр кую өчен җайланмалар, журнал өстәлләре һәм көнкүреш өчен кирәкле башка бик күп төрле әйберләр ясый. Шахмат тактасы һәм шахмат фигуралары искиткеч килеп чыккан. Ясаган әйберләрегезне сатасызмы, дип кызыксындык.

– Мин вакыт узмаганда, теләк булганда үзем өчен генә ясыйм. Оныгыма кухня җыелмасы эшләм бирдем. Сөенде инде. Минем дә күңел булды.  Интернаттан шалтыраттылар, танк макеты сорадылар. Ясап бирдем. Балалар бакчаларына уенчыклар кирәк була. Сыерчык оялары сорап ата-аналар мөрәҗәгать итә. Ничек алардан акча алыйм инде мин? – диде Илдар. – Җәен Барсик белән су буена балык тотарга төшеп утырам. Ул миннән калмый инде. Олыгайгач кешенең күңеле нечкәрә башлый икән ул. Ясаган әйберләрем яхшы килеп чыкса, кемнәрнедер сөендерә алсам, шуңа күңел була. Аннан улым Наилне дә агач эшенә өйрәттем. Укучым остазыннан да остарак хәзер. Фатирын берүзе төзекләндереп чыкты. Эретеп ябыштыру эшен дә белә. Аны күреп тә күңел сөенә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X