Илүсә, рәхмәт сиңа
Игелекле кешеләр.
Яшь барган саен сәламәтлек тә йомшара бара. Минем дә вакыт-вакыт кан басымым уйнап ала. Төрле вакыт була. Кайвакыт, ярдәм сорап, Арча үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бригадасына шалтыратам. Трубканы диспетчер Илүсә Рамазанова ала. Илүсә бик ачык, җылы итеп сөйләшә. Телефон аша: “Бахиҗә апа, кан басымың ничәгә күтәрелде, шул даруың бармы, эч тә ятып тор, борчылма“, – дип киңәшләрен бирә. Кирәк икән, ашыгыч ярдәм бригадасын төшерә. Илүсә белән сөйләшкәч, ничектер җиңел, рәхәт булып китә. Киңәшләрне тотып, тиешле даруларны эчкәч, бераздан хәлем рәтләнә. Алланың рәхмәте яусын, Илүсә сиңа!
Бахиҗә Әсхәдуллина.
Питомник
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев