Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Иммунитетны күтәрә торган Амосов пастасы әзерлибез

    Амосов пастасындагы һәрбер әйбер үзе генә дә файдалы, әмма барысын бергә кулланганда аларның көче тагын да арта.

    Әлеге катнашманы хәзер ясап куллана башласагыз, салкын тию һәм грипп кебек авыруларга организмның каршы торучанлыгы артачак. Чөнки ул иммунитетны күтәрә.

    Реклама

    Әлеге пастаны әзерләү өчен йөзем – 0,5 кг күрәгә – 0,5 кг инҗир – 0,5 кг кара җимеш  – 0,5 кг әстерхан чикләвеге – 0,5 кг; бал – 500 мл; 1 лимон кирәк.

    Җимеш, чикләвек һәм лимонны иттарткычтан чыгарабыз да бал белән бутап, банкаларга тутырып куябыз. Пастаны суыткычта саклыйбыз һәм ашар алдыннан 2-3 тапкыр 1 аш кашыгы кулланабыз. Николай Михайлович Амосов - бөек табиб булган, 89 яшендә бакыйлыкка күчкән.
     http://shahrikazan.ru/index.php/news/kish-tabyish/immunitetny-ktr-torgan-amosov-pastasy-zerl-ysuly

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: