erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иң кадерле кешебез

Арчада яшәүче Ләлә Садриеваның 90 яшьлек юбилее нәкъ Әниләр көненә туры килде

Икеләтә бәйрәм булды ул көнне. Балалары әниләренең юбилеен Арчаның затлы рестораннарының берсендә билгеләп үттеләр.

“Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебез бит ул. Иң изге, иң кадерле кешебез! Исән-сау була күрсен!” – ди кызлары Мәүлиха белән Гүзәлия.

Туган көннәр үткәч, җомга көнне Ләлә апаның өендә сөйләшеп утырдык. Кызлары Мәүлиха, Гүзәлия дә шунда иде. Ләлә апа Арчаның Гагарин урамында “Промкомбинат” янындагы берничә фатирлы өйдә яши. “Мин эшләгән промкомбинат төзегән йорт бу, – дип сөйләде Ләлә апа. – Хәтерем ялгышмаса, 1959 елда төзелгән. Мин промкомбинатта гомер буе тиреләрне кисүче булып эшләдем, тырышып хезмәт иттем”.

Әтисе Садрый Масраныкы. Участок инспекторы булып эшли. Әнисе Язилә Көек авылыннан. “Әти 1944 елны үпкәсе кабарып, салкын тиеп үлде, – дип дулкынланып искә алды Ләлә апа. – 1901 елгы ул. 43 яшьтә булган”.

Әниләре биш кыз, бер малай үсәләр. Кәшифә, Газзә, Фәхерниса, Нәдершә, Язилә, Җәмилә. Әни 81 яшькә кадәр яшәде. Әнием дә, әтием дә бик әйбәт кешеләр иде. Үзем дә кеше белән кычкырышмадым, авырлык килсә килде, кешегә авыр сүз әйтә алмадым. Әни шулкадәр сабыр булырсың икән, дип әйтер иде.

Масра егетенә кияүгә чыга. “И-и, биергә ярата идем. Ут идем. Олырак кызлар ияртеп йөрерләр иде. Ирем белән тора гына алмадык. Салды, кул күтәрде... аерылыштык”. “Миңа ул вакытта 8 яшь булган, кечкенә сеңлебез Гүзәлия корсакта калды”, – диде олы кызы Мәүлиха. “Кечкенәдән әни янында чәтертән шикелле эшләп үстем. Без тугыз булганбыз, бар да кечкенә вакытта үлеп барган. Бер мин исән калганмын”, – ди Ләлә апа.

Ялгыз балалар үстерү җиңел булмаган. Елаган чаклары күп булган. Әмма балаларга күз яшен күрсәтмәгән... Ләлә апага бала хәсрәте дә күрергә туры килә. Берничә ел элек уртанчы кызы Наилә мәрхүм була. Ана бала югалтуны бик авыр кичерә...

Ләлә апа электән әнисенең туган авылы Көек авылына кайта торган була. Әнисенең абыйсы Нәдершәнең улы Юныс Надршиннарга Коръән ашына, туган көннәренә кайта. Минем иптәшем Идриснең туган йорты бу. Ләлә апаны шуннан беләм мин. Матур һәм ачык йөзле апа. Шаяртып сөйләшергә дә ярата, шук телле. 90 яшьлек юбилеенда да булырга туры килде. Бик күңелле булды. Кызлары, кияүләре, оныклары бик матур итеп котладылар, яратып, кочак-

лап йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләрен әйттеләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күршеләре “Яхшы күрше” дип, ихтирам итеп сөйләделәр.

Ә туганнары: “Син бик тырыш, бик булган кеше, елыйсы урынга күз яшеңне күрсәтмичә, беркемнән бернинди ярдәм өмет итмичә өч балаңны аякка бастырдың, балаларың игелекле, тәүфыйклы булып үсте, – дип сөйләделәр. – Безнең нәселебездә ак әби булып гомер итәсең, Аллага шөкер, үз акылыңда, күзләрең күрә, телефоннан рәхәтләнеп сөйләшәбез, күрешәбез, без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез”.

Әнисенең абыйсы Нәдершәнең улы Харис абый җырлап җибәрде:

Үтте дә китте яшьлегем

Үткәнен дә тоймадым.

Йә, үтмә дип, йә, китмә дип,

Үзен бер дә тыймадым.

Ә сугыш чоры балалары яшьлекне сагынмый. Аларга бүгенге тормыш рәхәт. Ләлә апа үзе дә шулай ди. Ләлә апа, балаларың кадер-хөрмәтендә яшәсәң иде әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев