Инженерлар укый
5 февральдә район хуҗалыклары инженерлары, гараж мөдирләре белән уку оештырылды.
Анда техниканы сафка бастыру, 2021 елның кыр эшләренә әзерлек, технология өлкәсендә яңалыклар һ.б. турында сөйләштеләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов 2021 елда алда торган бурычларны аңлатып үтте. Аның урынбасары Ленар Абдуллин хуҗалыкларның техника белән тәэмин ителешенә, әзерлегенә анализ ясады.
Төрле хезмәтләр вәкилләре куела торган таләпләрне аңлаттылар, сорауларга җавап бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев