erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иректәге эт – куркыныч

Иң начар гадәт ул этне бәйдә тотмау.

Ул закон тарафыннан да тыела

 

Яңа Чүриледән Ринат Шәмәрданов шалтырата: “Авылда хуҗалары бәйләп куймаган этләр күбәйде. Кайчакта кибет каршында өреп торалар. Кибеткә дә кереп булмый. Хуҗасызлары да бар. Кая хәбәр бирергә икән?”

Яңа Чүрилегә чыгып киттек. Авылга җитәрәк безне саргылт бер эт өреп каршы алды. Авыл эченә кердек. Каршыга башка эт очрамады. Ринат Шәмәрданов эш урынында иде. Газ операторы булып эшли. Почта да тарата икән. Почта таратучы авыл этләрен яхшы белә инде ул. Без Ринат белән машинага утырып, бер кат авыл урамнарын әйләнеп чыктык. Дөрес, авыл эчендә күпләп йөргән эт өерен күрмәдек без. Әмма үз йортлары янында бәйсез йөргән этләр бар. Һау-һау, ләң-ләң килеп каршы алдылар. Йортка якын барам димә.

Район прокуроры ярдәмчесе Динар Низамов законны болай аңлата: “Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.7нче маддәсе нигезендә урамнарда, паркларда, скверларда, барлык төрдәге җәмәгать транспортында һәм башка җәмәгать урыннарында этләрне борынчыксыз һәм муенчаклы баусыз йөртү ул этләрне җәмәгать урыннарында караучысыз калдыруга тиң. Бу тыелган гамәлләргә 300 сумнан 1000 сумга кадәр штрафлар каралган”.

Яңа Чүриле Сеҗе авыл җирлегенә керә. Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин: “Яңа Чүриледә этне бәйдә тотмау очраклары бар, – диде. – Интернет челтәрендә авылның үз төркеме бар. Анда да язып элдек инде без. Этләрегезне бәйдә тотыгыз, дип”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Районда эт талаган очраклар булып тора. Әнә, бер баланы тешләп, эт хәтта мәктәп сумкасына кадәр алып киткән. Ә бер ир-атның эт талап кулы гарип калган. Иректә йөрүче бәйләнмәгән этләр куркыныч: алардан теләсә нәрсә көтәргә мөмкин. Шунлыктан этең бар икән, ишегалдыңда яки бакчаңда бәйдә тот. Бәйдән ычкынмый торган итеп, яхшы, нык муенчак булдыр яки вольер ясап куй. Штраф түләгәнче бу шартларны эшләп куюың хәерле.

Без бу хакта районның административ комиссиясе баш белгече Илдар Лотфуллин белән дә сөйләштек. Ул: “Бу турыда участок инспекторына әйтергә кирәк. Ул эшләрне комиссия утырышында караячакбыз”, – дип аңлатты.

Бу төбәктәге полиция участок инспекторы Данис Кузьмин белән дә сөйләштек. Ул тиешле чаралар күрергә ышандырды.

Әлбәттә, без берәүгә дә начарлык теләмибез. Шушы җәмгыятьтә яшисең икән инде, аның кануннарын да үтәргә кирәк. Ә хуҗасыз этләрне җыеп, “Зооүзәккә”кә алып китәләр. Аларны нәселсезләндереп, иреккә җибәрәләр. Узган ел районнан шундый 180 этне алып киткәннәр.

...Яңа Чүриледән киткәндә безне каршы алган эт озатып калды. Бик матур эт. Хуҗасызга охшаган. Тотып, “Зооүзәк”кә алып китсәләр кызганыч...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X