erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ирне дә екмый, кайнананы да рәнҗетми

Узган атнада Равия ханым кайнанасы Клара апаның юбилеен билгеләп үтте. Аны 85 яшьлеге белән котларга 85 кеше кайткан иде.

“42 ел кайнанам белән яшим. Шушы вакыт эчендә ул минем иң якын кешеләремнең берсенә, киңәшчем, сердәшчем, ярдәмчемә әверелде. Балалары мине үз итте. Бездә һәр атна өй тулы кеше була. Үзләре мине үз итәләр икән, мин дә якты чыраемны жәлләмим”, – ди Курса-Почмакта яшәүче Равия Шәймуллина.

Равия ханым Арча кызы. Биш балалы гаиләдә төпчек бала булып туа. “Әни белән әти читтә яшәгәндә кавышканнар, 1948 елда Арча якларына кайтканнар. Гаиләдә 4 кыз, 1 малай үстек. Әниебез Арчаның беренче абыстае иде. Дин кысылган чорларда да, Казаннан кешеләр чакыртып өендә дин сабаклары оештырган. Мәчет төзелешенә зур өлеш керткән. Безне дә кечкенәдән намазда үстерде”, – дип искә ала ул балачак елларын.

Равия мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый. Казанга китәсе килә кызның. Җизнәсе мин аны укытам, ишекне шакып кына янына керә торган кеше итәм, диюгә карамастан, әти-әнисе каршы төшә. Кыз Арча педагогия училищесына керә. Дүрт ел уку чорында мактау тактасыннан төшми. Мәктәптә укыганда ук җәйге каникуллар вакытында яследә эшли ул, күрәсең, шунда ук балаларны якын итеп кала. Шуңа  бу һөнәрне сайлавына үкенми кыз.

Юллама буенча эшкә Горький өлкәсенең Сергач районына билгеләнә. Әнисе Фәсәхәт апа сөйләшеп, Арчада кала. Курса-Почмакка укытучы булып китә.

– Анда да әниләр куркып калды әле. Имеш, Сабантуйларда балта-пычак белән генә сугышалар икән бу авылда. Шундый сүзләр килеп ирешкән. Тик мин тәвәккәлләдем. Язмышым тартып китергәндер инде, гомерлеккә төпләнеп тә калдым, – ди Равия Шәймуллина.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яшь укытучыга 3нче сыйныфны бирәләр. 27 бала. Өч елда өч укытучы алмашынды, тыңлата алырсыңмы икән, диючеләр соңыннан ничек тыңлатасың син аларны, дип кызыксына. Ә Равия апалары балаларга укытучы гына түгел, якын дуска да әйләнә. Бервакыт берсе янына килә дә: “Апа, минем абый армиядән кайта, кунакка килегез”, – ди. Өегезне белмим бит, дип котылмакчы була Равия, тик малай аңа да җавап таба. “Безнең яндагы багана башына уенчык элеп куярмын”, – ди.

Тагын язмышка сылтыйкмы инде? Шул баланың армиядән кайткан абыйсы белән кавышалар да куялар бит.

– Мин Равияне поездда кайтканда күрдем. Сораштым. Яңа елда чыршы бизәгәндә танышып киттек, – диде ире Марсель.

– Туебыз 1979 елның декабрь ахырында булды. 56 градус салкында. Өч көн барды. Аннан Яңа ел каршыладык, – дип кушылды Равия үзе.

Лаеклы ялга чыкканчы Курса-Почмак мәктәбендә укыта ул. Татар мәктәпләрендә рус теле укытучысы булырга югары белем алып, рус теле фәнен тәкъдим итсәләр дә, башлангыч сыйныфта кала. Аннан балалар туа. “Кыз табам, дия-дия биш малай алып кайттым, – ди Равия. – Соңгысында кайнанам кибеттә бер танышына: “Килен бәбәйләргә китте әле. Кыз булмас микән, дип өметләнәбез”, – дигән. Тегесе: “Унны алып кайтса да малай булачак, әйтте диярсең”, – дигән. Малай булды шул. Әмма бер дә үкенмим. Хәзер биш кызым-киленем бар, Аллага шөкер. Бер авыр эш башкармадым, кадерләп кенә тоттылар. Йөзгә кызыллык китермәделәр. Үзем дә балаларга дөрес тәрбия бирергә тырыштым, һәрвакыт әтиләрен үрнәк итеп куйдым, нәрсә булса да башта әтиегездән сорагыз, дидем. Берсе дә мәктәпкә намаз укымый китмәделәр. Тыңлаучан булдылар. Ирем белән килешеп яшәдек. Төрле вакыт була иде, әмма мин дәшмичә калырга тырыштым. Ул – ир, ни өчен мин аның сүзен аяк астына салырга тиеш? Соңыннан үзең барын да җайлыйсың инде. Ирне дә екмаска, кайнананы да рәнҗетмәскә кирәк. Кайнанам да бик акыллы булды. Бик ярдәм итте. Исән-сау гына булсын”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X