erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кар-буран, февральдә туган

(Ахыры. Башы 30 гыйнвар) Кар, буран ягыннан быел гыйнвар да кимен куймады. Арча метеостанциясе мәгълүматларына караганда, елның беренче аенда 73,8 мм явым-төшем булган. Уртача норма – 35 мм. Узган елның гыйнварында – 45 мм.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге белгечләре 2 февральдә басуларда йөреп кайттылар. “Кар катламы уртача 37–45 сантиметр”, – ди баш агроном Әхмәт Хәкимҗанов. Узган ел 25 сантиметр булган. Туң  катламы – 79–80 сантиметр. 2020 елда – 47 сантиметр.

Гыйнварда 40 градуска җиткән салкыннар булса да, уртача температура – 10,7 градус кына (норма – 13,9 градус).

Кар катламы калын булса да, белгечнең күңеле тыныч түгел. “Салкыннар кирәк!” – ди ул басым ясап. Җылы яратучылар моңа аптырар да. Сүз бит монда уҗымнар турында бара. Үсемлекләрнең тармаклану үзәгендә салкынлык 0,7–0,8 градус кына калган. Температура тагын да күтәрелсә, үсемлекләр сулый башлый, шикәр күләме кими, язга уҗымнар зәгыйфьләнеп чыгачак.

Менә шулай, салкыннарга тел тидермик. 8 февральдән хут суыклары башланырга тиеш (соңгы елларда табигать “тиеш”ләргә карамый). Кырык көнлек хут суыкларыннан соң кыш бетә. 18 март була инде бу, көн белән төн тигезләшә.

Февраль ае күп яклары белән күңелгә якын. Яктылык арта, кояшлы көннәрдә түбә кырыйларыннан тамчылар тама, яз исе килә! Игътибар итсәгез, һавада козгыннар уйнаша, шатлыклы авазлары яңгырый. Алар инде ояларын тәртипкә китерә, март аенда йомырка салып утыра башлый.

Кайбер җәнлекләрнең, мәсәлән, төлкеләрнең “туй” чоры.

Авыл халкы колхозлар чорында февральдә уза торган хисап, берничә елга бер була торган сайлау җыелышларын көтеп ала иде. Анда колхоз рәисе бер сәгать, сәгать ярымлык доклад укый. Үзе дә арый, халык та алҗый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Районда озак еллар прокурор булып эшләгән Мөбарәк ага Әшрәпов баштарак Саба районында эшли. Бер колхоз җыелышына вәкил итеп җибәрәләр моны. Колхоз рәисе тирләп-пешеп доклад укый, сәгать ярымнан тәнәфес игълан итәләр. Рәис һава суларга чыгып китә. Мөбарәк Әшрәпович трибуна янына килеп рәис докладының укыласы өлешенең яртысын алып портфеленә салып куя.

Тәнәфестән соң рәис докладның калган өлешен укып чыга.

Җыелыш беткәч вәкил рәискә алып куйган битләрен сузып: “Монысын кайткач хатыныңа укырсың!” – ди.

Казанбаш урта мәктәбендә укыганда безне, өлкәнрәк сыйныф укучыларын, колхозның хисап җыелышына алып төшәләр иде. Булачак Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Хәстиевнең чыгышын тыңлап утыру үзе бер кызык иде. Ул һәр колхозчыга диярлек  характеристика биреп чыга, мактыйсын мактый, ялкауракларны юмор белән, үпкәләтми торган итеп “чеметкәләп” ала.

Редакциядә эшли башлагач та “Известия” колхозына җыелышка барырга туры килде. Мирбат абый, инде Герой, тәрбияви чыгышын ясады. Ул сөйләгәндә берәү дә черем итә алмый, чөнки һәркем рәиснең үзенә биргән бәясен көтә. Мин дә, соңыннан докладын алырмын әле дип, блокнотыма берни дә язмадым. Соңыннан “Мирбат абый, докладыгызны биреп торыгыз әле”, – дидем. “Юк, минем доклад!” – дип ул бер бит кәгазь күрсәтте. Бу миңа гомер буена сабак булды.

Февраль аеның тагын бер әйбәт ягы бар. 28 февральдә йокыга таласың да, 1 мартта, язның беренче көнендә уянасың!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X