erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кайттык әле яшьлек иленә

Илсөяр һәм Исмәгыйль Бариевларның рубин туйларын билгеләп үттеләр.

Арча ЗАГСы бүлегендә Мәмсә авылында яшәүче Илсөяр һәм Исмәгыйль Бариевларның рубин туйларын билгеләп үттеләр.

Һәр төбәкнең үз мактаулы кешеләре бар. Исмәгыйль белән Илсөяр дә шундыйлардан. Биш балалы гаиләдә туып-үсә Исмәгыйль. Үрнәктә тракторчы һөнәрен үзләштерә. Армиядән кайткач туган авылында төпләнеп калып, башта тракторчы, аннан шофер булып эшли.

 Илсөяр дә Мәмсә кызы. Ун балалы гаиләдә үсә. Сигезенче сыйныфтан соң Казанга китә, училищеда штукатурбулырга укый, укыганда бердәнбер комсомол стипендиаты була. Исмәгыйльне армиядән көтеп ала, өйләнешкәч авылга кайта, башта колхозда, аннан иминият агенты була. Хәзер икесе дә лаеклы ялда.

– Без Исмәгыйль белән кечкенәдән бергә уйнап үстек. Мәктәптә бергә укыдык. Сигезенче сыйныфта укыганда Яңа ел бәйрәмендә (элек хатлар салу өчен почта ящигы куялар иде бит) бер хат алдым. “Иван Ивановичтан” дип язылган иде анда. Мин бернинди Иваннан түгел, Исмәгыйльдән икәнен шунда ук аңлап алдым инде. Язуын таныйм бит. Менә шуннан хатлар алыша башладык. Элек шул хат языша идек инде, – дип танышу, кавышу тарихларын сөйләп китте Илсөяр. – 1979 елда өйләнештек. 40 ел тату гына яшибез. Балаларыбыз, оныкларыбыз бар. Мин Исмәгыйльгә шулар өчен дә бик рәхмәтле.

– Бик чибәр дә, чая да иде ул, – диде Исмәгыйль. – Шул чаялыгы белән үзенә каратты да, бугай. Яңа ел алдыннан өйләнештек. Ул вакытта миңа 21, Илсөяргә 20 яшь иде.

Юбилярларны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова, район башкарма комитеты урынбасары Рамил Гарифҗанов, район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы белгече Ясминур Хөсәенова котладылар һәм истәлекле, символик бүләкләр тапшырдылар.

– Сезнең кебек 40, 50, 55 ел тату гомер иткән гаиләләр булганга илебез дә ныклы. Сез яшьләр өчен үрнәк, – диделәр алар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бариевларны котларга уллары Алмаз белән Илназ, кызлар Ләйсирә, киленнәре, кияүләре, оныклары да килгән иде. Оныклары чәчәк бәйләмнәре күтәреп каршына килгәч, Илсөяр шатлыклы күз яшьләрен тыеп кала алмады.

– Без дә балаларыбызны сезнең йөзгә кызыллык китермәслек итеп үстерергә тырышырбыз, – диде Илназ әти-әниләренә олы рәхмәтен белдереп.

Илсөяр һәм Исмәгыйль Бариевлар ЗАГС бүлегенең Дан китабына кулларын куйдылар, соңыннан аларны парлап биергә чакырдылар.

– Шулай парлап биегәнгә кырык ел үткән бит инде, – диде елмаеп Илсөяр ханым.

Бу көн аларны яңадан яшьлекләренә алып кайтты.

Гөлсинә Зәкиева.

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре 100-летие ТАССР

2
X