erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Казан арты” музеенда район ветераннары һәм инвалидларының кул эшләнмәләре конкурсына йомгак ясалды

Бар кеше дә сәләтле булып туа, аны вакытында ачарга гына кирәк, диләр. Төрле кул эшләнмәләре ясаучы һөнәрчеләрнең хезмәте сокландыра да, кызыктыра да, горурландыра да.

“Казан арты” музее фойесын тутырган кул эшләнмәләрен карап йөргәндә дә шундый хисләр кичердем. Нәрсәләр генә юк биредә! Картина, челтәр шәлләр, күн оекбашлар, чигелгән, тегелгән, агач эшләнмәләр, курчаклар, кош каурыеннан ясалган чәчәкләр, иске газеталардан үреп ясалган кәрҗиннәр һ.б. санап бетергесез! Аларның һәрберсенә хуҗасының кул осталыгы гына түгел, күңел җылысы да салынган, һәрберсен карап туеп булмый. Әлеге хезмәтләр “Казан арты” тарих-этнография музее, Арча районы ветераннар советы, инвалидлар, хатын-кызлар оешмасы, Россия пенсионерлар берлеге белән берлектә “Гел бәрәкәт өстәп торсын ата-бабаларның һөнәре!“ исеме астында игълан ителгән бәйгедә катнашучыларныкы. Жюри осталарның эшен төрле номинацияләрдә бәяләгән: чигү, бәйләү, агач эшләнмәләре, бизәнү әйберләре ясау, рәсем сәнгате, фотография, күннән, тукыма кисәкләреннән эшләнмәләр, керамика, курчаклар ясау, үрү, декоратив  флористика. Музей бу көнне үзенә әнә шул бәйгегә лаек эшләрдән торган күргәзмәгә йомгак ясап, бүләкләнергә килгән тылсымлы куллар ияләрен җыйды.

   

Кул эшләнмәләре гомер-гомергә затлылык билгесе булып саналган. Аны юлдаш итеп яшәүчеләр үзләреннән балаларына өйрәтеп калдыра. Берәүләр җан тынычлыгы алыр өчен эшләсә, икенчеләр кәсеп итеп акча эшли. Бүгенге заманда, кибеттә, базарда кирәкле бөтен әйберне табып булган чорда, кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй кирәксез кебек, тик, киресенчә, кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта. Табигый материалдан ясалган эшләнмәләр, кием-салым югары бәяләнә.  

 

Өлкән буынның тормыш тәҗрибәсе яшь буын өчен кадерле. Бәйгедә катнашучыларны санап китсәң, газета бите генә җитмәс кебек, аларның һәрберсе талантлы, тырыш, булдыклы кешеләр. Моның дәлилләре күргәзмәдә иде. Шулай да, арадан кайбер иң-иңнәрне санап китми булмый: Түбән Пошалымнан 83 яшьлек Фәрдия Галиева 500 данә орлыктан  мөселман тәсбихы ясаган, аның улы Рамил бүгенге көндә махсус хәрби операциядә. Кош каурыеннан ваза ясаган Һавария Закирова узган ел Дәүләт Советы бүләгенә ия булган, Лилия Җиһаншинаның борынгыдан килгән бизәк үрнәге буенча “алтын” җепләр белән чигелгән түбәтәйләре Татарстан чикләрен узып күпләргә иман нуры өстәп тора, Римма Надершинаның чигелгән картиналары, Вильдановлар гаиләсенең агач эшләнмәләре, Хөснетдиновларның газеталардан үрелгән кәрзиннәре... 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россия пенсионерлар берлегенең райондагы бүлеге җитәкчесе Руфия Баһаветдинова әйтүенчә, оешмада пенсионерлар актив эш алып бара, районда узган чараларда катнаша. “Вакытлары белән исәпләшмичә, махсус хәрби операциягә сеткалар үрәләр, азык-төлек җыю буенча эшлиләр”, – ди ул.   

Ветераннар Дамир Шакиров, Ринат Бариев, Факия Шәрәфетдинова үз чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәде.

 
– Күргәзмәдә катнашучы 10 эш башкалага республика күргәзмәсенә китәчәк, – ди район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина. – Күргәзмәләр Г.Камал театрында, Кремльдә торачак.

Район инвалидлар оешмасы рәисе Илфат Хафизов әлеге чараның дәвамлы булуын тели. “Киләчәктә дә һәр эшне райондагы иҗтимагый оешмалар бергә булып дәвам итсәк, бу һәркем өчен файдалы булыр иде”, – ди ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X