erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казан юлларын ике тапкыр вируска каршы махсус шампунь белән юганнар

Коронавируска каршы көрәшне күздә тотып, Казан юлларын махсус шампунь белән юганнар. Бу хакта журналистларга Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтте.

«Бу шампунь, беренчедән, кыштан калган реагент калдыкларын юдырып ала, икенчедән, коронавирус таралуына каршы торырдай катнашмасы бар», — дип белдерде ул.

Игорь Куляжев сүзләренчә, вирусны кисәтү максатыннан, җир асты юллары, җәмәгать транспорты тукталышлары, тоткалар көн саен эшкәртелә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул юл хуҗалыгы предприятиеләре язга чыккач шәһәр урамнарын, юл кырыйларында яшел зоналарны пычрактан арындырганнары турында сөйләде. «Бу эш башкарылды, җәйге техника тулысынча әзерләнде», — диде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X