erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Күңел булмак – бер калҗа, хәтер калмак – бер калҗа”

“Безнең ишек алдына төшеп карасагыз, бер чүп таба алмыйсыз. Тирә-юнь чәчәккә күмелде. Әнәс Гарипов исемле күршебез тырышлыгы ул. Аның турында язып чыгыгыз әле”

Беркөн редакциягә Арча станциясе, Совет урамында яшәүче Дания апа Камалова шалтыратты. “Безнең ишек алдына төшеп карасагыз, бер чүп таба алмыйсыз. Тирә-юнь чәчәккә күмелде. Әнәс Гарипов исемле күршебез тырышлыгы ул. Аның турында язып чыгыгыз әле”, – диде ул.

Үз эшен чын күңелдән бирелеп башкаручы, намус белән эшләүче урам себерүче түгел микән ул, дигән уй да башка килде. Шулай да кызыксынып төшеп киттек. Дания апа әйтүенә караганда, 1970 елда салынган олы юл кырыендагы ике катлы йорт бу. Ныклап төзекләндерелгәннән соң ямьләнеп киткән. Ишегалды да, чыннан да, беренче карашка ук сокланырлык. Үләннәр тип-тигез итеп чабылган, ясалма үлән җәйгәннәр диярсең. Бер чүп әсәре юк. Кулыңда булган чүпне ташларга да оят анда.

Болай да чип-чиста, ялтырап торган машинасын сөртеп йөрүче ир-ат янына бардык. Әнәс Гарипов үзе булып чыкты ул. Таныш та әле. Тумышы белән Зур Бирәзәдән. Күпфункцияле үзәктә эшли. Хатыны Сәвирәне дә күпләр беләдер, дип уйлыйм. Тәҗрибәле чәчтараш. 25 ел бергә гомер итәләр, өйдәге, урамдагы бөтен эшне икесе бергәләп башкаралар.

– Минем турыда нәрсә язасың инде. Чисталык яратам. Чәчәкләр үстерү миңа рәхәтлек кенә бирә, шуннан үземә тәм табам, – дип бер-ике сүз белән сөйләшүгә нокта куясы иде дә, күршеләре ирек бирмәде.

– Без бу йортта биш ел гына яшибез. Шул вакыт эчендә Әнәсне белергә өлгердем инде. Бик кешелекле, ярдәмчел ул. Ишегалдын гөлләр күк тота. Арчадан буяулар алып төшеп, коймаларны буяп куйды. Ярдәм сорап янына килгән берәүне дә кире бормый, – ди күршесе Нурания Назыпова.

– Менә бу бакча чүплек оясы иде. Исерекләр кереп йоклый иде шунда, – дип кушылды Дания апа Камалова подъезд каршындагы кечерәк кенә бакчага күрсәтеп. – Ходай рәхмәте, бетерде бит Әнәс шул тәртипсезлекне. Менә хәзер биредә чәчәкләр үсеп утыра. Урамда бер чүп күрсә дә, алып чүп савытына сала ул.

Чыннан да, ник бер тәмәке төпчеге булсын. Бу сүзләремне кычкырып әйттем, ахрысы, моңа кадәр дәшмичә торган Әнәс телгә килде.

– Яшьләргә гел кисәтү ясый торгач, берара бәргәләп китмәсеннәр тагын, дип куркып та калдым. Әмма егетләр сүземне тыңладылар. Хәзер берсе дә басып торган җирендә тәмәке төпчеген тотып атмый, чүп савытына илтеп сала, – диде ул.

Чүп савытын да үзе ясап, хәсиятләп буяп куйган. Фатир каршыларындагы эштән чыгып килгән асфальтка кадәр буяган. Башта кышын таймый торган материал, пыялалы ком, сиптем, ди. Өстеннән буяп, гөл чүлмәкләре тезеп куйган. Әле дә гөлләре шау чәчәктә утыра. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– “Әнәскә бер сүз әйтәсе булма, бер минут тик тормый ул”, – диләр миңа күршеләр. Ничек аңа сүз әйтәсең инде? Тәртип ясаучы бер кеше булырга тиеш бит, – ди хатыны Сәвирә ханым. – Ә чәчәкләрне бик ярата ул. Иртә яздан орлыклар сатып алырга куша башлый. Чәчәк орлыклары өчен булганда күпме акча китүе дә мөһим түгел аның өчен. Менә әле дә чәчәк орлыклары җыеп кереп килә идем.

Үз-үзенә эш таба да йөри икән Әнәс. Күпфатирлы йортлары каршында кечерәк кенә бакча сатып алганнар. Әнәс белән Сәвирә икесе шунда мәш киләләр. Бакчаның урам ягында да, эчендә дә дөнья кадәр чәчәк. Яшелчә түтәлләрендә кызык өчен дә бер бөртек чүп әсәре юк. Тротуарларны берәм-берәм кирпечне тезеп ясаган Әнәс. Шунда гына балалар өчен таганнар белән балалар мәйданчыгы да бар.

– Чеби тотарга  сарай ясаган идем. Күрделәр дә әрәм итмибез, диделәр өйдәгеләр, – диде Әнәс бер сарайның ишеген ачып.

Карасам... нинди чеби тоту монда, үзең кереп торырга була. Кәнәфиләр куелган, бар әйбер тәртип белән тезелгән. Янында гына мунча, аны да курчак йорты кебек итеп үз кулы белән төзеп куйган. Хәзер, үзе әйткәнчә, самовар кайнатып чәй эчү өчен беседка эшли.

– 25 октябрьдә туган көнем. 61 яшь тула. Якыннарымны чакырып, шунда чәй өстәле әзерләргә уйлыйбыз, – диде Әнәс Гарипов.

Безне озатырга Дания апа да чыкты. Сүзен тыңлап төшкән өчен рәхмәтен белдерде.

– “Күңел булмак – бер калҗа, хәтер калмак – бер калҗа”, диләр. Яшәгәндә кешенең кадерен белергә кирәк, – диде ул. – Әнәс мактауга лаек кеше.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X