erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кем түләргә тиеш?

Шәхси йортка килүче суүткәргеч сафтан чыкты, ди. Ә хуҗа өйдә юк. Моны күрүчеләр су белән тәэмин итүче оешмага хәбәр итә. Әлеге оешма суүткәргечне төзәтә. Бу оешмага хезмәте өчен кем түләргә тиеш? Йорт хуҗасымы?

Мондый сорауларга җавап оешма белән кулланучы арасындагы мөнәсәбәтләрнең ничек көйләнүенә бәйле.

РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354нче номерлы карары белән расланган кагыйдәләрнең 24нче пункты буенча, йорт эчендәге инженер системалары һәм үзәкләштерелгән инженер-техник тәэмин итү челтәренең бүленеш чикләре булып күп фатирлы йортның тышкы дивары чиге санала. Яклар арасында җаваплылык чикләре итеп башка урын да билгеләнергә мөмкин.

Шулай  итеп, әгәр су белән тәэмин итү килешүендә кулланучы магистраль торбага кадәрге суүткәргеч өчен җаваплы дип күрсәтелгән икән, төзәтү эшләре өчен шушы йорт хуҗасы түләргә тиеш. Әгәр андый шарт куелмаган икән – оешма бу эшләрне үз исәбенә башкара.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Динар Низамов,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе,

1 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X