erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кем әйтә әле аны, күркә ите коры, тәмле түгел дип?

Арчадан күркә үстерүчеләрнең берсе -- Разыя ханым шалтыратты.

-- Үткән шимбәдә күркәләрне суя башладык, -- дип сөйләде ул. -- Берсен көчкә күтәреп чыктым. Авырлыгы! Биш ай ярымлык иделәр. Кайнар су белән пешекләр өчен калай ләгән тотттык. Чиләк белән кайнар су алып чыгып, күркәне ләгәнгә салып, шунда өстенә кайнар су койдык. Тавык шикелле бик тиз чистарттык. Аның бүтәкәсе, бавыры, йөрәге! Муены! Иң кыены кисәкләргә турау булды. Үлчәдек. Ана күркә 10 килодан артып китте. Ун күркәнең берсе ата булып чыкты. Анысын хәл итмәгән әле! Ата күркә ана күркәдән ике тапкырга авыррак була, диләр. Борчаклы аш пешердек. Аның тәмлелеге! Итеннән җелек тәмнәре килә. Әйбәт ашатып торгач, ите дә тәмле була шул!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X